Шигърияте моңлы җыр иде Казанда Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар

Җыр әнисе, шат күңелле, кояшлы шагыйрә, татар әдәбияты, сәнгатенең төрле өлкәләрендә иҗат иткән күпкырлы шәхес. Күренекле шагыйрә, драматург, күпсанлы популяр җырлар авторы Гөлшат Зәйнашеваны искә алу кичәсендә бу сүзләр күп кабатланды. Концертта ярты гасыр дәвамында шигърият мәйданын тоткан мәшһүр шагыйрәнең һәркемгә таныш, моңлы, күңелгә үтеп керүче җырлары яңгырады. Без исә Гөлшат Зәйнашева турында кайбер истәлекләрне барладык.

«Иҗатының көче – халыкчанлыгында». Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова Гөлшат Зәйнашева турында әнә шулай диде.

– Гөлшат Зәйнашева – сөекле шагыйрәбез, татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән, татар әдәбиятында үзенең кабатланмас урынын алган шәхес. Аның иҗатын бер сүз белән генә аңлатып булмый. Гөлшат Зәйнашеваның үзенчәлеге, көче – әлбәттә, халыкчанлыгында. Ул үзенең чордашлары, татар музыка сәнгатенә нигез салган, аны үстергән иң күренекле композиторлар белән эшләгән. Бу – аның зур бәхете. «Туган җирем – Татарстан» җырын (Александр Ключарев музыкасы) Татарстанның гимны дип әйтергә була. Бу – үлемсез җырлар. Аларда гади генә сүзләр, әмма шул гадилек артында нинди тирән мәгънә ята, – ди шагыйрә.

Илсөяр Иксанова Гөлшат Зәйнашевага бәйле бер вакыйганы да искә алды:

– Бер китабымның кереш сүзенә Гөлшат апаның шигыреннән сүзләрне алып, һич тә шикләнмичә, халык җырыннан дип бастырдым. Шуннан Гөлшат апа шалтырата: «Илсөяр, нишләп халык җырыннан дип куйдың, ул бит – минем сүзләр», – ди. Шундый уңайсыз булды. Аның сүзләрен халык җыры белән бутау – бер караганда, шагыйрәгә зур дәрәҗә. Әмма мин Гөлшат ападан гафу үтенеп, төзәтеп куйдым. Аның җырлары безнең күңелләрдә мәңге яши. Гөлшат апаны искә төшереп, аның мирасын җыеп торуга зур хезмәт керткән шәхесләр – аның гаиләсе – кызы (Асия Зәйнашева) һәм кияве (Рафаэль Шакирҗанов). Гөлшат апабызны искә алуыбыз аның рухына дога булып ирешсен иде.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри шагыйрә белән дуслыгы ничек башлануы турында сөйләде:

– Гөлшат апаның газиз кызы Асия Зәйнашева миндә җырга, моңга мәхәббәт уятты. Ул мине профессиональ музыка дөньясына кертеп җибәрде. Гөлшат апа белән дуслыгыбыз балачагымнан ук башланды. Сигез яшемдә 16 нчы балалар музыка мәктәбендә Асия Зәйнашева җитәкчелегендәге хор-дирижерлык классында укый башладым. Ул чакта аның кем кызы булганын белми идем әле. Аннан Асия апа «Айсылу» вокал ансамблендә Гөлшат Зәйнашеваның сүзләренә язылган җырларны өйрәтә башлады. Шунда мин аның нинди зур шәхеснең кызы икәнен аңладым. Гөлшат Зәйнашева белән аның җырлары аша таныштым. Аның миңа атап язган «Минем исемем Айгөл»  дигән җыры – минем өчен аннан калган бик кадерле мирас.

«Татар милләтенең үлемсез җырлары авторы». Монысы – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың Гөлшат Зәйнашевага атап әйтелгән сүзләре.

– Гөлшат Зәйнашева бик бәхетле иҗатчы булды. Киң колачлы иҗатында ул балаларны да онытмый, алар өчен шаян, гыйбрәтле шигырьләр-җырлар язды. Гөлшат апа легендар композиторлар һәм җырчылар белән бер чорда яшәгән, алар белән бергәләп үлмәс җырлар иҗат иткән. Ул моңлы, дәртле җырларны башкарырга язмыш аның юлына атаклы җырчылар Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировны чыгарган. Гөлшат Зәйнашеваның йөзләгән җыры бүген дә телдән төшми, җырлана. Татар милләтенең үлемсез «Гөлҗамал»ы, «Зиләйлүк», «Карурман», «Салкын чишмә»се белән беррәттән аның «Китмә, сандугач», «Менәргә иде Урал тауларына», «Кояш гомере» һәм башка җырлары халык күңелендә мәңге сакланыр.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү