Рәссам, график Рәшит Сафиуллин вафат булган

Рәссам, график, эмальер, «Сталкер» фильмы рәссам-декораторы Рәшит Сафиуллин 74 яшендә вафат булган. Бу хакта Зөя музей-тыюлыгының (рәссам соңгы елларда Зөядә яшәгән) Telegram-каналында хәбәр ителә, дип яза «Татар-информ».

Рәшит Тәлгать улы Сафиуллин 1949 елның 23 февралендә Бөгелмә шәһәрендә туа. 1968 елда Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1972-1976 елларда СССР Рәссамнар берлегенең Үзәк эксперименталь студиясендә белем ала. Казан, Зөя, Мәскәүдә яши һәм эшли.

Рәшит Сафиуллин – Мәскәү, Казан, Киров театрларында куелган кайбер спектакльләрнең, Арсений Тарковскийның «Сталкер» (1979), Сурен Бабаянның «13-й Апостол» (1987) фильмнарының рәссам-декораторы, Марина Разбежкинаның «Времяжатвы» (2004) картинасы рәссам-куючысы.

Моннан тыш, рәссам – Тукай-Кырлай авылындагы мемориаль ансамбль, Мәскәүдәге А.И.Герцен музей-фатиры, Мәскәүдәге А.С.Пушкиның музей-йорты (проект төркеме составында) һәм башка музей киңлекләренең интерьерлары һәм музей зоналары дизайн авторы.

Быелның февралендә Рәшит Сафиуллинга 75 яшь тулырга тиеш иде. Зөя музей-тыюлыгы әлеге вакыйга уңаеннан Йошкар-Оладагы Марий Эл Республикасы Милли музеенда «Свияжская финифть» күргәзмәсен ачарга әзерләгән (16 февральдә) һәм утрау-шәһәрлек Сәнгать галереясында рәссамның картиналарыннан торган экспозицияне киңәйтергә җыенган иде. Хәзер ике экспозиция дә рәссамны искә алу рәвешендә ачылачак.

 


Фикер өстәү