Опера ничек туа?

Тарихи вакыйга! Бер ел элек – ике япь-яшь иҗатчы «Кави – Сәрвәр» операсын тәкъдим иткән көнне татар җыр сәнгатенең яңа сәхифәсе язылды. Күптән түгел без шул вакытка кайтып килдек: операның иҗат төркеме аның язылу тарихына багышланган документаль фильм күрсәтте һәм тагын бер кат бу вакыйганың әһәмиятен искә төшерде.

Беренче адымнар

«Кави – Сәрвәр» операсының либретто авторы Айдар Әхмәдиев сөйләгән һәм, беренче карашка, очраклы тоелган вакыйгалар бу операның һичшиксез язылырга тиешлеген раслый кебек.

– Мин «Мергасовский» спектаклендә Сәрвәр Әдһәмованың Кави Нәҗмигә язган хатларын ишеттем. Кайбер өлешләр мине аеруча тетрәндерде. Шуннан бервакыт миңа Мергасов йорты (Кави Нәҗми һәм башка әдипләр яшәгән йорт. – Авт.) тирәсен җыештыруда катнашырга туры килде. Ахырдан безнең янга бер ханым килеп, рәхмәтен белдерде һәм китаплар өләште. Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Тансык кызы Нәҗметдинова булып чыкты ул. Бүләк иткән китабында исә Кави белән Сәрвәрнең хатлары тупланган иде. Миләүшәгә нәкъ менә шушы тарихка алынырга тәкъдим итүем әнә шул вакыйгаларга бәйле, – дип сөйли Айдар фильмда.

Опера турында уйлана башлаудан алып аны зур сәхнәгә күтәрүгә кадәр дүрт еллап вакыт узган. Ике-өч сәгатьлек «солянка» концерты түгел, югары сәнгать әсәре шул ул. Текст һәм музыка язудан алып акчага бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә кадәр күпме көч куелганын яшьләр үзләре генә беләдер. Ләкин «Кави – Сәврәр»нең композиторы Миләүшә Хәйруллина андый авырлыклар турында артык уйламауларын әйтте.

– Безнең бу тарихны ничек булырга тиеш, шулай итеп һәм бик лаеклы рәвештә күрсәтәсебез килде. Авырлыклар ничектер икенче планга күчте. Башта камера форматында, ягъни берничә артист белән генә куярга уйласак та, архивларда казынып, ул хатларны кат-кат укыганнан соң, мин аның кино-опера булырга тиешлеген аңладым, – дип сөйли ул.

Шулай итеп, «Тарихның әйтеп бетергесез катлаулы чорында өмет һәм мәхәббәтне кайдан табарга?» соравына җавап бирә торган әсәр туган. Тулы бер тарихи чорны сурәтләгән операда катнашкан артистларның санын чамалыйсыздыр. Төп рольләрне исә Артур Исламов (Кави) һәм Эльза Исламова (Сәрвәр) башкарды. Геройларының һәм, гомумән, бу операның тормышларына йогынты ясавын яшерми алар. Хәер, кечкенә генә роле булган артистлар өчен дә зур вакыйга булган ул.

«Кави – Сәрвәр» операсының премьерасы узган елның февралендә булды. Быел 27–28 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында аны кабатлап куялар.

Хәвефле тынычлык

«Кави – Сәрвәр» операсы туу  ул – һава җитмәгән чакта кислород битлеге кидертү. Мөгаллим һәм концертмейстер Алсу Барышникова бу вакыйганы әнә шулай бәяли.

– Ни генә дисәк тә, бу вакыйгага тиешле бәяне дистә еллар узгач кына биреп булачак. Без шактый вакыт ниндидер сазлык, тынычлык эчендә яшәдек. Мондый әсәрләр безгә һава кебек кирәк иде. Һәм ниһаять! – ди ул.

«Кави – Сәрвәр», беренче чиратта, милли опера булуы белән кадерле. Бу җәһәттән аны сәхнәдә куйган режиссер Илгиз Зәйниев Нәҗип Җиһановның бер чыгышын искә ала.

–  Мәскәүдә Композиторлар берлегендә милли опера язучы композиторларны каһарманнар дип атый ул. Әйтик, русча опера язсаң, аны әллә ничә театр куя ала. Ә милли опера театры – һәр халыкта берәү. Композитор аңлап яза: я ул шушы бердәнбер театрда куела, я бөтенләй куелмый. Шулкадәр көч куюның мәгънәсе булачакмы, юкмы икәнен алдан белә алмый ул, – ди режиссер.

Илгиз Зәйниев сүзләре белән әйтсәк, без бу эшне системага салмыйча, киләчәкне хәзердән үк уйламыйча, сәнгатебезгә карата зур гөнаһ эшлибез.  Миләүшә Хәйруллина кебек: «Мин үз халкымның шушындый операсы булуын, һәм аны зур горурлык белән бөтен дөньяга күрсәтә алуын теләдем», –  дип торучылар бик күп түгел. Булганнарын кадерлисе иде…

Фикер

Фәридә Нәҗметдинова, Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың оныгы:

– Әлеге ике иҗатчы минем яныма фатиха сорап килгән вакытта, бераз икеләнгән идем. Чөнки алар миңа артык яшь булып тоелды. Билгеле, без аларга үтенеч-теләкләребезне җиткердек. 1930 нчы елларда булган вакыйгаларны сурәтләү – шактый катлаулы һәм четерекле мәсьәлә. Безнең ул чорда яшәгән кешеләрне көчсезлектә дә, башкасында да гаепләргә хакыбыз юк. Операны карагач, «Ничек сез Кави Нәҗмине шулкадәр мескен итеп күрсәтергә ирек бирдегез?» – диюче дә булды. Ләкин алар бит – тере кешеләр! Алар да адәм баласына хас булган хисләрне кичерә…

Гүзәл Нәҗметдинова, Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың оныгы:

– Аларны ак яки кара буяу белән генә ясау мөмкин түгел. Операда геройларның хис-кичерешләрендәге үзгәрешләр гаҗәеп төгәллек белән күрсәтелә. Гомумән, мин мондый әсәр язылачагына ышанмый идем инде. Үз гомеремдә шактый опералар күргән кеше буларак әйтәм: бу – бернигә дә охшамаган, чын мәгънәсендә бөек әсәр!


Фикер өстәү