Өйрәнгәне үзе өчен. Бөтенроссия «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этаплары башланды

6000 катнашучы, 302 юнәлеш, 150 мең сум күләмендә премия. Республикада һөнәри осталык буенча Бөтенроссия «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этаплары башланды. «WorldSkills»ны алыштырган яңа чемпионат нәрсәсе белән үзенчәлекле һәм катнашучыларны ниләр көтә?

– Яңа хәрәкәтнең максаты – икътисадның төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итү. Төп яңалык – катнашучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча предприятиеләр һәм мәгариф системасының бергә хезмәттәшлек итүе, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.  – Чемпионат хәрәкәтенә ил җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Икътисад секторын кадрлар белән тәэмин итү базасын булдыру өчен барысы да эшләнә. Шушы көннәрдә Президент Владимир Путин җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән остазларның да тырышлыгын күрергә кушты. Минемчә, бу барлык һөнәрләрнең абруен күтәрәчәк.

Быел республикада «Профессионаллар» чемпионатында 6000нән артык яшь белгеч катнашачак.

– Бу – безнең өчен абсолют рекорд. Быел конкурста үз көллиятләре, техникумнарында сайлап алынган 2200 кеше катнашачак. Алар иң яхшы яшь белгеч, үз юнәлешендә профессионал дип аталу һәм киләсе этапларда республика исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен ярышачак, – ди «Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Аның сүзләренә караганда, чемпионатта катнашучылар – техникум һәм көллият студентлары (шул исәптән читтән торып укучылар). Икенче категория – юниорлар, 14 яшьтән алып мәктәп укучылары. Шулай ук ярышларга 1800 эксперт һәм 900гә якын волонтер җәлеп ителәчәк.

– «WorldSkills» чемпионатыннан аермалы буларак, безнең яшь буенча чикләүләр юк. Урта һөнәри белем алучы һәр кеше катнаша ала,  – диде ул.

302 юнәлеш буенча ярышлар  22 шәһәр һәм авылның 87 мәйданчыгында март ахырына кадәр уза. Апрельдә исә югары технологияләр чемпионатының төбәк этабы башлана.

– Чемпионат хәрәкәте елдан-ел үсә. Ел саен компетенцияләрне актуальләштерәбез. Быел 11 яңа юнәлеш өстәдек. Республика предприятиеләре һәм оешмалары белән үзара мөнәсәбәтләр төзүгә аерым басым ясыйбыз. Һәр катнашучыны стажировкага, эшкә урнаштыру – безнең төп бурычларның берсе. Чемпионатта тәкъдим ителгән компетенцияләрнең күпчелеге сәнәгать һәм оборона комплексына бәйле. Монда катнашу республика яшьләренә бу предприятиеләрдә югары хезмәт хакы түләнә торган эш табарга мөмкинлек бирә, – диде Эмиль Гобәйдуллин.

Металл белән слесарьлык эше буенча баш эксперт Рамазан Әүхәдиев фикеренчә, чемпионатта катнашу өчен яхшы белгеч булу гына аз.

– Ярышларга психологик яктан да әзерләнергә кирәк. Остазлар эше мөһим. Алар эшнең нечкәлекләрен сөйләүдән тыш, үзләренең һөнәри сыйфатлары, тәҗрибәләре белән дә уртаклаша. Ярышлар бик киеренке. Барысына да игътибар итәргә кирәк, – диде Рамазан Әүхәдиев.

Ләйсән Сафина

«Профессионаллар» чемпионаты финалистларына каралган премияләр

Төбәк дәрәҗәсендә

Алтын медаль ияләре – 150 мең сум, көмеш медаль ияләре – 125, бронза медальгә лаек булганнар 100 мең сум акча белән бүләкләнәчәк.

Федераль дәрәҗәдә

Беренче урын – 300 мең сум, икенче урын – 200 мең һәм өченче урын ияләре  100 мең сум алачак.


Фикер өстәү