Үзләре генә белә. Яшьләргә нәрсә җитми? Тагын ничек ярдәм итәргә?

Бүгенге яшьләр нинди алар? Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының ел нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы әнә шул сорауга җавап эзләүдән башланды.

Юкка гына түгел. Яшьләргә нәрсә җитми? Тагын ничек ярдәм итәргә? Бу һәм башка сорауларга яшьләр үзләре генә җавап бирә ала. Ә ул җаваплар республикадагы яшьләр сәясәтенең киләчәккә (2030 елга кадәр) өстенлекле бурычларын билгеләргә ярдәм итәчәк. Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, бу максатка ирешү өчен, быел зур социологик тикшерү уздырачакларын әйтте.

Коллегиядә яңгыраган тагын берничә әһәмиятле сорауга тукталыйк.

Яшьләрне район, авылларда калдырыр өчен нишли алабыз? Яңалык булмаса да, министрның тәкъдимнәре болайрак яңгырый. Беренчедән, яшьләргә торак алырга ярдәм итәргә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, авылларда гына түгел, шәһәрләрдә яшәүче яшьләр өчен дә актуаль проблема бу. Ринат Садыйков торак мәсьәләсендә парламент рәисеннән ярдәм дә сорады.

Икенчедән, эш урыннары булдырырга кирәк. Коллегиядә бу мәсьәлә бер яклы гына каралды. Министр күбрәк эшмәкәр яшьләргә, үз проектларын тәкъдим итүчеләргә ярдәм турында сөйләде, грант алырга бер мәртәбә дә гариза бирмәгән районнарга (Кайбыч һәм Актаныш) шелтә белдерде. «Исегезгә төшерәбез: грантлар  яшьләр өчен файдалы булган проектларга өстәмә 4–5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкинлек бирә», – диде ул.

Балигълык яшенә җитмәгәннәр арасындагы җинаять очракларын ничек киметергә? Узган ел Татарстанда 18е тулмаган яшьләр төрле дәрәҗәдәге 561 җинаять кылган. Министр бу күренешкә каршы көрәшне эш белән алып барырга тәкъдим итте. Чөнки күпчелек җинаятьләр, артык гади итеп әйткәндә, эшсезлектән тилмерүчеләр тарафыннан кылынган. «Әйтик, каникуллар вакытында үсмерләр «Безнең ишегалды», «Парклар һәм скверлар» программасына кергән объектларны төзекләндерүдә катнаша ала. Бу программаларны Татарстанның һәр шәһәрендә һәм районында гамәлгә ашыру планлаштырыла», – диде ул.

Яшьләрдә патриотик рухны ничек тәрбияләргә? Хәзерге вакытта Татарстанның барлык районнарында да 14 меңнән артык үсмерне берләштерүче 174 хәрби-патриотик клуб эшли. Әмма Ринат Садыйков бу җәһәттән медиакиңлеккә һәм андагы геройларга да йөз белән борылырга кирәк дип саный. Моның өчен, беренчедән, яшьләр медиаүзәге оештырылган. Хәзер инде антигеройларга алмашка үзебезнең чын каһарманнарны күрсәтә башларга кирәк. «Моның өчен «Татмедиа» агентлыгы белән бергә системалы рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә безнең заман геройларына багышланган сәхифәләр чыгарачакбыз. Яшь укытучылар, табиблар, хәрбиләр, яшь чакта зур уңышларга ирешкән эшмәкәрләр – мондый мисаллар бездә җитәрлек», – диде Ринат Садыйков.

Безнең яшьләр – нинди алар? Яшьләргә бәяне яшьләр үзләре генә түгел (коллегия башланганчы, «Бүгенге яшьләр – нинди алар?» соравына җавап биргән видеоролик күрсәтелде), Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бирде. «Республика җитәкчелеге өчен яшьләр сәясәте – мөһим юнәлешләрнең берсе. Чөнки яшьләр – республиканың киләчәге. Безнең киләчәк яшьләргә бирелгән тәрбиядән тора. Бүген яшьләрнең белемле генә түгел, бик тәрбияле булуын күп нәрсә раслый. Ә иң мөһиме – безнең яшьләр патриотик яктан тәрбияле», – диде ул.

Парламент җитәкчесе дә авыл яшьләренә аерым тукталды. «Күреп торасыз: авыллар картая. Безнең өчен авыл кешесе бик зур кыйммәткә ия. Ул бит безне ашатучы гына түгел. Ничек тә ачтан үлмәс идек әле. Авылларда яшәүчеләр телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне – милли рухны саклый. Бу – безнең байлык. Моны безнең яшьләр дә аңларга тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сан

  • 2023 елда 39 яшьләр объекты төзелгән һәм яңартылган, моның өчен 877 млн сум акча тотылган. Быел бу максатларга 793 млн сум бүленгән.
  • Узган ел югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм республика яшьләре барлыгы 163 млн сумлык грантлар откан.
  • 2023 елда 431 гаилә төрле программалар кысасында тораклы булган. Чиратта торучы гаиләләрнең саны –

 

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясында яңа рәис сайладылар. Бу вазыйфаны Мария Стукалова башкарачак. Элеккеге җитәкче Тимур Кадыйров хәзер Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры булып эшли. Иҗтимагый оешманың хисап-сайлау конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Республика парламенты башлыгы яшьләр ассамблеясының эшчәнлеген мактап телгә алды. «Сез бәяләп бетергесез эш башкарасыз», – диде ул һәм яшьләр белән эшләүне республика һәм илнең киләчәген кайгырту дип атады. Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр ассамблеясыннан күбрәк тәкъдимнәр көткәннәрен әйтте, районнарга ешрак чыгып йөрергә, милли диаспоралар белән күбрәк аралашырга киңәш бирде.

 


Фикер өстәү