Яшьләр эшләре министрлыгы елны ничек төгәлли? ТӨП 5 НӘТИҖӘ

Тиздән Ринат Садыйков Татарстанның яшьләр эшләре министры вазыйфасына билгеләнгә бер ел булачак. Ул арада яңа министр ниләр үзгәртергә өлгергән? 2023 елда Министрлык яшьләр өчен ниләр эшләгән? Ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында ясалган ТӨП 5 НӘТИҖӘне тәкъдим итәбез.

1. Түбәле яшьләр

Яшьләр белән һәм яшьләр өчен эшли торган Министрлык торак мәсьәләләре буенча әледән-әле сөйләп тора. Бу юлы да Ринат Садыйков кайбер саннарга тукталды. Әйтик, 2023 елда республиканың 38 шәһәр һәм районында гомер күрүче 81 яшь гаилә тораклы булган. “Яшьләрне торак белән тәэмин итү” программасы кысасында бу. Моннан тыш, быел 320 гаилә “Яшь гаилә” программасы ярдәмендә социаль ипотека рәсмиләштерде”, – дип аңлатты министр.

2. Үзләре әйтсен

Яшьләргә нәрсә җитми? Тагын ничек ярдәм итәсе? Бу һәм башка сорауларга яшьләр үзләре генә җавап бирә ала. Ә ул җаваплар республикадагы яшьләр сәясәтенең киләчәккә өстенлекле бурычларын билгеләргә ярдәм итәчәк. Ринат Садыйков бу максатка ирешү өчен 2024 елда зур социологик тикшерү уздырачакларын әйтте.

Һәр районга, һәр уку йортына барып җитеп, мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне катнаштырырга телибез. Яшьләр төрле: үсмерләр, студентлар, эшләүчеләр, авылда яшәүчеләр, хулиганнар, “5ле”гә генә укучылар, спортчылар… Барысының да фикерен ишетәсе килә. Нәтиҗәдә, аларның җаваплары киләсе биш елга Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясенең нигезе булачак. Өстенлекле бурычларны яшьләр үзләре билгелиячәк, – дип аңлатты министр.

3. “Сөйлә сереңне, сөйлә…”

Ринат Садыйков яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүгә шулай ук аерым тукталасы итте. Сәбәбе дә бар. Әйтик, 2023 елның 1 гыйнварыннан 12 декабренә кадәр Яшьләр эшләре министрлыгының “ышаныч телефоны” аша 92 961 шалтырату кабул иткәннәр.

Аларның күпмесе кеше гомерен саклап калды, чөнки безгә тормыштан туйган яшьләр дә шалтырата. Моннан тыш, БДИ нәтиҗәләре өчен кайгыручылар, имтиханнарын тапшыра алмаулары өчен борчылучылар да еш шалтырата, – дип сөйләде министр.

ВРЕЗКА

Яшьләр эшләре министрлыгының “ышаныч телефоны”:

8-800-2000-122

8-800-5552-220

4. Яшь йөрәкләр

Яшь гаиләләр таркалу – тагын бер авырткан җир. Министр сүзләренчә, ни сәбәпледер элек бу мәсьәлә турында сөйләшергә оялганбыз.

Ә без оялмыйбыз. Татарстанның кайбер районнарында гаилә коручы яшьләрнең 70 проценты аерылыша. Моны ничек тә туктатырга кирәк, – диде ул.

Бу җәһәттән яшь гаиләләргә психологик ярдәм үзәкләре ачмакчылар. Махсус республика программасы өчен 360 млн сум акча бүленгән инде.  

5. Тыярга түгел күрсәтергә

Ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында министр ел азагында күпләрне дер селкеткән сериал турында да фикерен әйтте.

Сериалны тыярга түгел, киресенчә, ул вакыйгаларны ничек бар – шулай күрсәтергә кирәк. Кайбер экспертлар “Слово пацана” сериалын группировкаларны романтик рухта күрсәтә дип саный. Мин моның бөтенләй килешмим. Сериалдагы кадрлар – безнең чынбарлыкның “кара битләре”, – диде Садыйков. – Мин үзем дә анда тасвирланган чорны күрдем. Группировкалар – ул әти-әниләр өчен чын мәгънәсендә зур бәла, үлем, көчләү… Ул сериалны гыйбрәт алып карарга кирәк.

Министр “Казан феномены” гыйбарәсенә үз аңлатмасын бирде:

Группировкалар да, җинаятьчелләр дә түгел ул. “Казан феномены” – Казан һәм Татарстанда яшәгән мәшһүр шәхесләр. Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров, Федор Шаляпин… Нигә без. әйтик, академик Завойский, Муса Җәлил, Һади Такташ турында сөйләмибез? Ни өчен без татар театрына нигез салган Галиәсгар Камал турында аз беләбез? Безгә Татарстанны “җимергән” әйберләр турында түгел, аның мирасы булган феноменнар турында сөйләргә кирәк, – диде ул.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү