Дөрес юл. Илбашы Татарстанны мактады һәм халыкка рәхмәт әйтте

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыйган халыкка – рәхмәт, Татарстанга – афәрин, М12 юлына – игътибар. Россия Президенты Владимир Путинның халык һәм журналистлар белән «туры элемтә»се узды. Дүрт сәгать тә дүрт минут дәвам иткән аралашу барышында Илбашы 67 сорауга җавап бирде. Чарада яңгыраган төп фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез.

МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯ ТУРЫНДА

Аптырарлык түгел: Владимир Путинга килеп ирешкән сорауларның күпчелеге (шул исәптән сөйләшүнең күп вакытын да) махсус хәрби операциягә багышланган иде. Шунысы төгәл аңлашылды: махсус хәрби операциянең бурыч-максатлары үзгәрмәде. Тынычлыкны да әнә шул бурыч-максатлар үтәлгәч көтәргә кирәк.

Ут йотып яшәгән халыкны да тынычландырды дәүләт җитәкчесе: мобилизациянең яңа дулкыны көтелми. Владимир Путин китергән саннарга күз салсаң, хәзерге вакытта 486 мең кеше үз теләге белән хәрби хезмәт үтү өчен контракт төзегән. Көн саен 1,5 мең ир-ат Россия Кораллы Көчләренә хезмәт итәргә дип килешү төзи, ди дәүләт башлыгы. «Кулларына корал тотып Ватанны сакларга теләүчеләр агымы тукталмый», – диде Путин.

Ил башлыгы үз чыгышында тәүге тапкыр тагын бер санны яңгыратты. «Махсус хәрби операция зонасында 617 мең Россия хәрбие бар», – диде ул.

Владимир Путин хәрбиләргә дигән ярдәм чаралары, шул исәптән үз ихтыярлары белән хезмәткә алынучыларга да, бер үк булырга тиеш дип ассызыклады. «Кулларына корал тотып, Россия мәнфәгатьләрен яклаучы һәркем өчен шартлар бер төрле булырга тиеш», – диде ул.

Владимир Путин хәрбиләрнең ихтыяҗларына битараф булмаган кешеләргә рәхмәт тә әйтте. «Фронтка балалар гына да 3 млн хат җибәргән! Россия халкы махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен 10 млрд сумнан артык матди ярдәм җыйган», – диде ул.

ТЫШКЫ СӘЯСӘТ ТУРЫНДА

Дәүләт җитәкчесеннән ил эчендә һәм тышкы сәясәттәге төп бурычлар хакында сораштылар. Президент сүзләренчә, төп бурыч – суверенитетны тәэмин итү.

Бу хакта күп тапкырлар сөйләдем, кабатлаудан гөнаһ булмас. Россия кебек ил суверенитетсыз яши алмый, иң мөһиме – аны ныгыту. Әмма бу бик киң төшенчә, – диде Владимир Путин. – Бу тышкы һәм иҗтимагый суверенитет, безнең сәяси системаның, технологик, икътисадый суверенитетның үсеше. Бу – һәр илнең киләчәгенең нигезе.

Чит илләр, аерым алганда, Европа белән мөнәсәбәтләрне җайлау турында да сорадылар Президенттан. Аның сүзләренчә, бу Россиядән генә тормый.

Бу мөнәсәбәтләрне без бозмадык. Безне икенче-өченче планга күчерергә тырыштылар, безнең мәнфәгатьләрне санга сукмадылар, – дигән фикердә ул.

АКШ белән мөнәсәбәтләргә килгәндә: «Әлегә моның өчен шартлар юк. АКШта эчке үзгәрешләр булырга тиеш, алар да башкаларны хөрмәт итә башларга тиеш», – диде Президент.

ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА

«Гыйнварда пенсияләр 7,5 процентка артса да, киләсе җәйдә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр ныграк кыйммәтләнәчәк», – диделәр Илбашына. Җавап йөзеннән Владимир Путин әлеге мәсьәләне тагын бер кат карап тикшерергә сүз бирде. Пенсия күләме арту инфляция дәрәҗәсеннән түбән булмаячагына да ышаныч белдерде ул. Президент искәрткәнчә, соңгы бер ел эчендә пенсияләр ике тапкыр индексацияләнде һәм алга таба тагын артачак. ТКХ тарифлары исә 2022 елдан, ягъни ел ярымнан бирле үзгәрешсез.

Владимир Путин урында ук бер мәсьәләне дә хәл итте.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банкларның комиссия алуы дөрес түгел. Бигрәк тә, пенсионерларга кагылганда, – диде ул. – Карар хәзер кабул ителде: пенсионерлар комиссия түләмәячәк.

М12 ЮЛЫ ТУРЫНДА

Илбашына киләсе атнада ачылырга тиешле М12 югары тизлекле юлыннан йөрү бәясе артык кыйммәт булудан зарландылар. Әйтүләренчә, яңа юлның бер чакрымы уртача 7 сум тора, Мәскәү – Казан арасы исә якынча 6 мең сумга төшәчәк.

Миңа билгеле булган мәгълүматларга караганда, ике шәһәр арасы 4–4,5 мең сум торырга тиеш, – диде Владимир Путин. – Минем 6 мең сум турында ишеткәнем юк. Бәлки, юлның һәр өлешендә дә бәяләр берүк түгелдер. Моны тикшерәчәкмен. Әлеге мәсьәләдә коры арифметика белән генә исәп-хисап ясарга ярамый дип саныйм.

Президент әйтүенчә, юл төзүчеләр гадәттә финанс яктан артык авырлык салмаска тырыша. «Шул ук Казанда, мәсәлән, көньяктарак күпер төзиләр. Елга аша паром 300 сум тора, ә яңа күпердән узу 260–270 сум тәшкил итәчәк», – диде ул.

ГАИЛӘЛӘРНЕ КАЙГЫРТУ ТУРЫНДА

«Илдә абортларны ник тыймакчылар?» – дип тә кызыксындылар Владимир Путиннан.

Бүген мондый тыю юк, – диде ул. – Гомумән, тыюлар турында сөйләшкәндә, үз заманында алкоголь кампаниясе нинди нәтиҗәгә китерүен күрдек бит инде. Илдә суррогат алкоголь эчүчеләр, көмешкә агызучылар саны күбәйде, үлем-китемнәр артты. Йөклелек чорын өзүгә килгәндә дә шул ук хәл булачак. Әлеге мәсьәләдә гыйбадәтханәләрнең тоткан роле аңлашыла, әлбәттә. Алар һәр гомер өчен көрәшә. Җәмгыятьтә исә хатын-кызларның ирекләре һәм хокуклары саклана.

Илбашы әйтүенчә, дәүләт тә хатын-кызларның үз баласын саклап калуы яклы, әлбәттә. Чөнки илдә демография проблемасы бар. Ничек кенә булмасын, мәсьәләне һәрьяклап хәл итәргә тырышырга кирәк, диде. «Шул исәптән, хатын-кызлар консультацияләре, төбәкләрдәге бала тудыру йортлары, сырхауханәләрдә тәртип урнаштыру зарур», – диде Илбашы.

Гаиләләрне кайгырту турында сөйләгәндә, илдә 1 июльгә кадәр гамәлдә булган ташламалы ипотека программасын да озайтырга кирәклеген әйтте.

ЙОМЫРКА БӘЯСЕ ТУРЫНДА

Тавык йомыркасына бәя арту ихтыяҗ артуга бәйле. Әмма бу хакимияттәгеләрнең җаваплылыгын киметми. Владимир Путин бу хилафлык өчен халыктан гафу да үтенде. «Бу – хөкүмәт эшендәге уңышсызлык», – диде ул.

Путин йомырка, тавык ите бәясе арту турында илнең авыл хуҗалыгы министры белән сөйләшүе турында да әйтте. «Барысы да яхшы, диделәр. Ә мин проблемалар барлыгын әйттем», – диде ул.

ТӨРЛЕСЕННӘН

Форсаттан файдаланып, Владимир Путиннан: «Ике тамчы судай охшаган кешеләрегез күпме?» – дип тә сорадылар. Юк икән. 8 яшьлек Аринаны тынычландырып: «Бернинди ясалма акыл да әби-бабайларыбызны алмаштыра алмаячак», – диде Илбашы. Кечкенә вакытта ул үзе разведчик булырга хыялланган. «Теләгемә ирештем дә», – дип җавап бирде Владимир Путин. Яңа ел бәйрәмнәрен туганнары һәм якыннары янәшәсендә үткәрергә теләвен әйтте. Ә Президент өчен иң зур бүләк – балалар һәм оныклар. Соңгы сорау: «2000 елдагы Владимир Путинга нәрсә дип әйтер идегез?» – диделәр аңа. Президент озак уйлап тормастан: «Дөрес юлдан барасың, иптәш!» – диде.

ИЛ ИКЪТИСАДЫ – САННАРДА

* Ел йомгаклары буенча тулай эчке продукт – 3,5 процентка, реаль хезмәт хаклары – 8, россиялеләрнең реаль керемнәре якынча 5 процентка артачак.

* Эшсезлек 2,9 процентка кадәр кимегән.

* Тышкы дәүләт бурычы – 46 млрд доллардан 32 млрд долларга, шәхси дәүләт бурычы 337 млрд доллардан 297 млрд долларга калган.

* Инфляция – 7,5–8 процент (ел азагына).

 

Татарстан турында

БРИКС саммитын үткәрү урыны итеп ни өчен нәкъ менә Казан сайланды?

– Татарстан яхшы үсеш алган. Ә аның башкаласы Казан әлеге үсешнең яхшы үрнәкләренең берсе. Биредә моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Элеккеге Президент та, хәзер җитәкчелек иткән Миңнеханов та әйбәт эшли. Хәтерлим, Минтимер Шәймиев белән бергә йортларда йөрдек. Бу 2000 нче еллар башы иде. Ул вакытта мине сөендергәне шул: әлеге торакларны йорт дип тә атарлык түгел, чып-чын «землянка»лар. Әмма эчтә – пөхтәлек. Миндә әле дә шундый шартларда тәртип саклый алган кешеләргә карата хөрмәт хисе яши. Аңлыйсызмы: бу – халыкның эчке культурасы дәрәҗәсе. Шаккатырмый, ә хөрмәт уята бу. Татарстанның уңышлы үсеше менә шунда чагыла да инде. Биредә барысы да яхшы хәлдә, инфраструктура үсеш алган. Казан халыкара дәрәҗәдәге спорт һәм сәяси чаралар үткәрде һәм аның тарту көченә әверелеп баруы табигый. Татарстан – күпмилләтле, күпдинле республика. Биредә төрле диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр тиешле дәрәҗәдә корылган. Бу – бөтен ил өчен яхшы үрнәк. Казанны сайлавыбыз менә шуңа бәйле.

(«Татар-информ» хәбәрчесе биргән сорауга җавабы)    

Эльвира Вәлиева, Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү