Александр Бородин: «Махсус хәрби операциядәге егетләргә зур игътибар бирүләренә сөенәм»

«Татарстан ветераннар берлеге» республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин Россия Президенты Владимир Путинның «туры элемтә» барышында махсус хәрби операциядәге егетләргә турында сөйләгәннәренә игътибар итүен әйтте.

«Владимир Путинның махсус хәрби операция турындагы фикерләрен аеруча игътибар белән тыңладым. Минем оныгым да хәзерге вакытта шунда. Аларга зур игътибар бирүләренә сөенәм», – диде Александр Бородин.

Ул махсус хәрби операциядә катнашкан гетләр ватанпәрвәрлекне үстерергә үз өлешен кертергә – патриотик клублар оештырырга, мәктәпләрдә чыгыш ясарга тиеш дигән фикер белән дә тулысынча килешүен әйтте. «Яшь армия» хәрәкәте җитәкчесе буларак, алар белән бик теләп эшләр идем. Владимир Путинның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов турында әйткән җылы сүзләре дә күңелемә хуш килде. Ул дөрестән дә, алны-ялны белми эшли, күпләргә үрнәк бит», – диде ул.


Фикер өстәү