Бер язмыш. Туган көннәре беркөнне, исемнәре охшаш, фамилияләре бер булган парлар

Туган көннәре беркөнне, исемнәре охшаш, фамилияләре бер булган парлар бар. Без әнә шундыйларны эзләп таптык.

Ләйсән Хафизова, журналист:

– Туган көнебез туй көнедәй безнең. Ел саен мәхәббәт яңартабыз, дип шаяртабыз. уртак теләкләр, уртак бүләкләр дияр идем, әмма соңгы елларда якын кешеләребез кемгә нәрсә бүләк итәргә дип алдан сорый. Шәхсән үзебезгә килгәндә, бер-беребезне уздырып, сөендерергә тырышабыз. Кем иртәрәк уянып кемне беренче котлар дигән әйбер дә бар. Әмма Илнар, ир-егетләргә хас галантлык белән, бу көнне бәйрәм кәефен тоюда миңа юл бирергә тырыша. Без хатын-кызлар бигрәк нечкә күңелле бит. Туган көн көнне аеруча ныграк игътибар сорыйбыз. Ирем бу яктан да бик иркәли, аллага шөкер. Мин дә ел саен аны шаккаттырырга тырышам. Икебезгә бер көн туры килүе юкка түгел дип саныйм. Без бер-беребезне озак эзләдек. Мондый уртак дата бер-беребезгә тагын да кадерлерәк булу, бер-беребезне әйбәтрәк тоемлау өчен бирелгәндер, дип уйлыйм.

Лилия Мөхәммәтҗанова, үзмәшгуль:

– Әнвәр белән нәкъ менә 14 февральдә, гашыйклар көнендә очраштык. Шул көннән бирле бергә без. Матур дата булган дибез. Ел саен бер-беребезне котлыйбыз, шунысы яхшы, бер дә онытылмый. Әле тагын бер күңелле хәл – фамилияләребез бер төрле булды. Паспорт та алыштырмадым. Бу очраклыкны бәхеткә юрадым. Шөкер, бер ул, бер кыз үстерәбез. Тормышны яратып, аның матур якларын күреп кенә яшәргә тырышабыз. Юкка-барга ачуланышып йөрмибез.

Рамил Хәйретдинов, җырчы:

– Мин Рамиләне үзем эзләп таптым. “Вконтакте”да фотосын күрдем дә, бик ошаттым. Исеме дә миңа туры килеп тора, үзе дә матур дим. Әллә ничә яздым. Әмма ул тиз генә бирешмәде. Минем арттан йөрмә, дип тә әйтте әле. Тик үземнекенә ирештем. Рамилә Ихсанова белән өйләнештек. Бергә булуыбызга шатланып туя алмыйм. Исемнәребез генә ошамаган – холкыбыз да бертөрле. Бергә кызып китәбез, бергә тынычланабыз. Рамиләнең игезәк сыңары да Рамил исемле. Авылга кайткач, Рамилгә Ихсан дип, миңа Хәйретдин дип эндәшәләр. Рамиләнең апалары да, баҗайлар да бик хөрмәт итә. Мин дә аларны үз туганнарым кебек яратам. Иҗатка килгәндә, исемнәребезне махсус алыштырганнар дип тә әйтүче бар. Сорыйлар да. Безне хәзер йә Рамилләр, йә Рамиләләр дип кенә дә йөртәләр.

 


Фикер өстәү