Кем син, Микулай? Татарстанда төшерелгән этно-триллер турында уйланулар

Мансур Гыйләҗевнең монопьесасы буенча төшерелгән «Микулай» – елның иң көтелгән фильмы дисәк, ялгыш булмастыр. Илшат Рәхимбайның этно-триллеры прокатка чыгып, илнең 150дән артык кинотеатрында күрсәтелде. Керәшеннең җан ярасы булган «Микулай» өметләрне акладымы? Фильмны «ВТ» хәбәрчеләре дә карады.

«Керәшен мәдәнияте монда бөтенләй юк»

Прокатка чыккан көннән алып һәм хәтта алданрак та, фильм турында төрле фикерләр булды. Кемгәдер ул ошады, кемдәдер эчтәлеге авыр һәм аңлатып булмаслык хисләр тудырды, кемдер инде идеясеннән үк канәгать түгел иде. Аңлашыла, соңгылары күбрәк керәшен татарлары иде. Ни өчен дигәндә, фильм төшерелгәндә үк: «Керәшен темасына кагылган фильм безнең белән киңәшләшмичә төшерелә», – дип, ризасызлык белдерде алар. «Керәшенлек монда бөтенләй юк, өйрәнелмәгән, безгә бөтенләй дә хас булмаган нәрсәләр болар», – дип ачындылар. Ә белгечләр, чыннан да, кирәк булган. Урыны-урыны белән артык фантазиягә бирелгәнлек, кайбер күренешләрнең абсурд дәрәҗәсенә җиткерелүе сизелде. Кем әйтмешли, кычкырып көлеп тә җибәрәсе, елыйсы да килде. Өй капкаларындагы, бүрәнәләрдәге, биналардагы рәсемнәрне генә алыйк. Алар сектантлык билгеләре сыман бик ясалма тоелды.

Ни рәвешле булса да, фильмда керәшен мәдәниятенә урын бирелгән. Керәшен татарлары – милли киемнәрдән, алар башкарган җырлар – керәшен фольклоры, сөйләмнәрендә – рус исемнәрен үзләренчә үзгәртеп сөйләүләре (фильмда татарча да сөйләшәләр). Сарсаз Күл авылында барган вакыйгаларда керәшен йолалары, гореф-гадәтләре белән дә таныштык.

Этноста триллерга урын бармы?

Хәзер бераз жанр турында. Триллер – тамашачыда яки укучыда борчылу, дулкынлану яки курку хисләрен уятуга юнәлтелгән әдәбият һәм кино жанры. Биредә исә Микулайның саташулы халәте триллер форматына китерелгән. Туган җире, тамырлары, халкы булмаса, кешенең киләчәге булмаячак. Элеккеге заманнар, югалган вакыт, авылдашлар турындагы хатирәләр Микулайның бөтен тормышын җимерә, аны акылдан яздыра. Фильмның жанры триллер гына түгел, этно-триллер. Ягъни халык (!) турында маҗаралы һәм куркыныч фильм булып чыга…

Мансур Гыйләҗев «Микулай»ны дөнья корылышының төп сорауларына кагылышлы җитди фильм дип атады.

– Без сезгә комедия күрсәтмибез. Дөнья корылышының төп сорауларына кагылышлы җитди фильм күрсәтәбез. Илшат Рәхимбай көчле режиссерлык осталыгына ия. Никита Михалковның: «Чын режиссер теләсә кайсы актерны бер шоколад өчен аның фильмында төшәргә күндерә ала», – дигән сүзләре бар. Илшат моңа сәләтле, – диде драматург прокатның беренче көнендә.

Продюсерларның берсе Диана Сәфәрова фильмнан һәркем үз мәгънәсен табачак, дигән фикердә.

– Фильм бөртекләп җыелды, шулай да ул бик күп катламлы. Бу – җитди кино. Илшат Мәскәүдә фильмны тәкъдим итү чарасы алдыннан: «Бөтен матрица законнары буенча бу фильм булырга тиеш түгел», – дип әйткән иде. Мин, киресенчә, ул булырга тиеш иде, дип саныйм. Чөнки бу фильм – ышаныч турында. Моңа Илшатның сәләтенә, бу картинаның мөмкинлегенә ышану да керә. Мөгаен, шуңа күрә барысы да килеп чыккандыр, – диде продюсер.

«Фильм минеке түгел»

Билгеле булганча, фильм – рус телендә. Төп рольне башта татар актерына биреп, татарча кино төшерү турында уйлаганнар. Соңрак, Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева кебек Россиянең танылган актерларын чыкырып, кинокартина рус телендә төшерелгән. Илшат Рәхимбай әлеге фильм өчен Виктор Сухоруковның дүрт проекттан баш тартуын да искәртте.

– Өч ел дәвамында без «Микулай» проекты белән яшәдек. Төшереп бетергәч тә, безнең өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Чөнки без әле аны ничектер тамашачыга җиткерергә тиеш идек. Һәркем үз миссиясен тойды. Бу фильм минеке түгел, аның үз язмышы бар. Бу команданы җыю, фильмны төшерү һәм аны сезгә күрсәтү бәхете нәкъ менә миңа насыйп булды, – диде ул премьера көнендә.

«Микулай» – ялгызлык трагедиясе

Фильмның үзенә күчик. Микулай – Сарсаз Күл авылында берьялгызы тормыш итүче керәшен карты. Аның тыныч тормышына көтмәгәндә улы Степан килеп керә. Шуннан соң Микулай дөньясының асты өскә килә. Искәртеп узыйк: Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча республиканың ике театрында (Әлмәт һәм Кариев театрлары) моноспектакль куелды. Керәшен Микулае образы аша дөнья проблемалары – туган телләр, авыллар, халыкларның бетүе, гаилә кыйммәтләре, кешелекнең хиссез курчакларга әверелүе күрсәтелде. Тик спектакльдәге Микулай белән фильмдагы Микулай – икесе ике герой. Фильм Микулае – психик тайпылышлы, әхлаксыз, үз нәселен юк итүче, акылдан язган.

Микулайның «әңгәмәдәш»ләре – үз уйлары, җансыз курчаклар. Әти-әнисе, балачак дуслары, хатын-кызлар, авыл тормышы, үлем – Микулайның ялгызлык халәте бар нәрсәне барлый, аның үткәннәрне җибәрәсе килми. Җансыз сыннар белән сөйләшкән кебек тоелса да, ул аларны чын, тере итеп күрә. Шул рәвешле режиссер аның мисалында ялгызлыкның нинди булуын күрсәтә.

Ни өчен керәшеннәр?

Әйтергә кирәк, күпчелек кеше Микулай образының керәшен итеп бирелүенә аптырады. Монда аерым бер халык турында сүз бармый, керәшеннәр турында аерып күрсәтелми, дигән фикерләр әйтүчеләр дә бар. Бу сорауга Илшат Рәхимбай җавап бирде.

– Беренчедән, Мансур Гыйләҗевнең пьесасында – керәшеннәр, вакыйгалар керәшен авылында бара. Мансур абый үзе дә керәшен авылында үскән, шуңа монда бу халык мохите бар. Бу – аларга рәхмәт йөзеннән язылгандыр. Мансур абыйның бу әсәре башкаларыннан нык аерыла. Укып чыккач, миңа шок булды. Экранда моның тагын да көчәячәген тойдым. Керәшен мәдәнияте экранда бик колоритлы чыга – минем өчен бу әһәмиятле иде. Бу әсәр нәкъ менә керәшен авылында гына идеаль ачыла алыр иде. Микулай тарихы ул – керәшен кешесенең тормышы гына түгел, гомумән, ялгыз кешенең трагедиясе. Фон булып керәшен дөньясы тора, – диде ул.

Иге-чиге булмаган фантазия арасыннан төп фикерне табарга кыен. Фильмның глобаль идеясе нинди соң? Илшат Рәхимбай бер төп идеяне генә тартып чыгарасым килмәвен әйтте.

– Фильм күпкатлы. Ул катлаулырак чыкты, шул катламнардан һәр тамашачы үзенә якынын уйлап таба. Фильмның уникальлеге шундадыр, – диде режиссер.

«Болай булыр дип көтмәгән идем»

Кино белгече, тәнкыйтьче Әдилә Хәйбуллина премьерадан соң фильмга әнә шундый бәя бирде.

– Мин фильмнардан бик сирәк тәэсирләнәм. Бу фильм гаҗәпләнү хисе тудыра алган сирәк бәхетле мизгелләрнең берсен бирде. Гадәттә, милли драматургияне экранга күчерү сюжетны сурәтләүгә генә кайтып кала. Чөнки һәр кеше беренчел чыганакка сак карый. Кино ул – сәнгатьнең бөтенләй башка төре. Илшат тамашачы белән заманча кино телендә сөйләшә. Бу иллюстрация дә, адаптация дә түгел. Бу – нәкъ менә кино теле белән сөйләнелгән тарих, – диде ул. – Илшатта тоемлау һәм хәзерге кинематография трендларын һәм тенденцияләрен аңлау сәләте бар. Ул, чыннан да, гаҗәеп зур эш башкарган. Фильм метафоралар белән тулы, визуаль тел һәм искиткеч актерлар эше белән ныгытылган. Һәм әлбәттә, жанр белән эшләү. Монда – жанрлар концентрациясе. Башта без триллер карыйбыз, аннары ул психологик драмага әверелә, хоррор, этно элементлары бар. Боларның барысын да берьюлы карау кызыклы, чөнки бу – чын кино, ул төрле яссылыкта эшли. Яңа Татарстан киносы феномены «Микулай» картинасыннан башланачак, дип уйлыйм. Бу – Татарстан өчен генә түгел, Россиянең төбәк кинематографы өчен дә зур вакыйга. Мин Илшатны юл салучы дип саныйм. Безнең мондыйны күргәнебез юк иде.

Кем син, Микулай?

Хәзерге заманда һәр күренешне психологик яктан өйрәнү киң таралган. Көннәрдән бер көнне «Микулай»ны да психология күзлегеннән өйрәнүне кирәк дип таптылар. Янәсе, тамашачыларның күп санлы сораулары буенча. Халык Микулайны аңларга теләгән булса кирәк. Ярый, хуш, шулай итеп, «Микулай»дагы Микулайның кем икәнен психолог белән бергә ачыкларга тырыштык.

Клиник психолог Алия Булатова фильмның төп героена «шизофреник» дигән диагноз куйды. Моны бөтен билгеләр дә күрсәтә, ди.

– Фильм шартлыча сәламәт кешеләргә кеше психикасының сәләтләрен күрергә мөмкинлек бирә. Илшат әйтүенчә, азакта, үзен гафу иткән, барлык психологик процессларны узган Микулай оҗмахка эләгә. Моны ишеткәч, гаҗәпләндем. Психологик яктан, бу мөмкин хәл түгел. Әлбәттә, иҗат төркеме могҗизага урын калдырган. Микулайга мин шизофрения диагнозы куям. Бу чирдән тулысынча котылып булмый. Хәтта дарулар ярдәмендә дә, – дип сөйләде Алия Булатова. – Шизофрения белән туалар. Тышкы вакыйгалар чиргә йогынты гына ясый ала. Минем өчен бу фильм үзеңә карата булган мәрхәмәт турында. Герой даими газап халәтендә. Тамашачыны да үзләренә карата мәрхәмәтле булырга өнди.

Клиник психологның фәнни тәгълиматлары пьеса авторы Мансур Гыйләҗевкә бик үк ошап бетмәде. «Бала»сына кагылышлы сүзләргә аның да җавап бирәсе килде.

– Мин, дөресен әйткәндә, шокта. «Микулай» – минем «бала»м. Аның образы белән мин яшәдем. Аны шизофреник, авыру дип әйтүләрен ишетү минем өчен кыен һәм шаккаткыч. Бу бер дә җитди түгел, – диде ул. – Минем өчен Микулай – игелекле, дөрес кеше. Ул – бала туу, үлем, сугыш һәм тынычлык кебек дөнья төзелешенең төп законнарын саклап калырга тырышучы. Мондый кешене авыру дип санарга буламы?

Илшат Рәхимбайның исә каршы җавабы бар булып чыкты:

– Без шундый дөрес кешеләрне шизофреник дип атый торган тиле дөньяда яшибез түгелме соң? – диде ул.

…Иҗат төркеме максатына ирешкән булып чыга, димәк? Һәркем «Микулай»дан үзенә кирәген тартып чыгарачак, үзенә кагылганын күрәчәк. Психолог теле белән әйтсәк, фильм «триггер» (нинди дә булса гамәлне башлар өчен этәргеч. – Авт.) функциясен үтәде бит. Үтәмәсә, битарафлар күп булыр иде. «Микулай»га битараф калган кеше булмады. Тик үпкәләүчеләр күбрәктер, бәлки.

Ләйсән Сафина,

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү