3 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кандагар

1995 елның бу көнендә Кандагарда (Әфганстан) «Ил-76» Россия самолеты тоткарлана. «Аэростан» Казан компаниясенең бу очкычы Әфганстан хөкүмәте заказы белән коммерцияле рейс башкара. Йөкне тикшергәндә, бер тартмада күчереп йөртү тыелган эре калибрлы снарядлар табыла. Бу йөк агентлар тарафыннан төялгән дигән версия бар. Самолетның җиде кешелек экипажы кулга алына. Дипломатик сөйләшүләр уңышсызлыкка очрый. Экипаж әгъзалары бик авыр шартларда 378 көн әсирлектә була. 1996 елның 16 августында алар үзләренең самолетына утырып качалар.

1996 елның августында Россия Президенты Борис Ельцин «Ил-76» самолеты экипажын бүләкләү турында указга кул куя. Командир Владимир Шарпатов, икенче пилот Газинур Хәйруллинга Россия Герое исеме бирелә, калганнары Батырлык ордены белән бүләкләнә.

2010 елда режиссер Андрей Кавунның «Кандагар» дип аталган фильмы дөнья күрә.

 Беренче кинофестиваль

64 ел элек (1959) ел элек Мәскәүдә беренче Халыкара кинофестиваль ачыла. Ул 17 августка кадәр дәвам итә. Фестивальдә 25 ил катнаша, программага 30 картина керә. Жюрины совет режиссеры  Сергей Герасимов җитәкли. Сергей Бондарчукның «Судьба человека» фильмы җиңү яулый.

 Хуш, Олимпиада!

1980 елда Мәскәүнең Лужники стадионында XXII Олимпия уеннарының ябылу тантанасы уза. Халыкта бигрәк тә Уеннарның талисманы – зур Олимпия аюы Миша белән хушлашу истә кала. Лев Лещенко һәм Татьяна Анциферова башкарган «До свиданья, Москва» җыры астында ул акрын гына һавага очып китә. Ябылу тантанасына Уеннар хуҗасыннан Олимпиада байрагын кабул итәргә тиешле АКШ делегациясе килми. Америка гимны урынына Лужникида ул көнне Халыкара олимпия комитеты гимны яңгырый. Бу Олимпиадада  80 ил вәкилләре катнаша, 203 комплект медаль уйнатыла. Совет спортчылары 80 алтын, 69 көмеш һәм 49 бронза медаль яулый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү