Бу хакта Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмис Газыймов әйтте.
– Мошенниклар бер тапкыр үз кармакларына эләгүчеләргә кабат шалтыратып, йә кушканны эшләсәгез акчагызны кайтарабыз, йә туганнарына янап, хәрби комиссариатларга ут төртергә кушкан. Шул рәвешле, халыкны җинаять кылырга мәҗбүр итәләр, – диде Рәмис Газыймов.
Билгеле булганча, соңгы берничә көндә ил күләмендә, шул исәптән Казанда, хәрби комиссариатларга ут төртергә маташуның унбишләп очрагы теркәлде.