Татарстан кырларыннан быел алынган ашлык 1 миллион тоннадан артып китте

Татарстан кырларыннан җыеп алынган быелгы уңыш күләме 1 миллион тоннадан артып китте. Шул уңайдан Татарстан Рәисе республика игенчеләренә рәхмәт әйтте.

Уртача уңыш гектарыннан 28,4 центнерны тәшкил итә. 371 мең гектар мәйдан суктырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлегә иң мул уңыш Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Спас районы кырларыннан җыеп алынган. Әйтик, Тәтеш районында бер гектардан уртача 43,8, Кайбычта – 39, Чүпрәледә 38,4 центнер уңыш чыга. Иң зур мәйданнар Аксубай, Әлки, Зәй, Яңа Чишмә районнарында суктырылган.


Фикер өстәү