Махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет сөйгәне белән язылышкан

Бүген Балтач районы ЗАГС бүлегендә гадәти булмаган никах теркәлде. Бердән, гадәттә теркәлүләр атна азагында була, икенчедән, рәсми затлар аларда сирәк катнаша, өченчедән…

Төп геройларның берсе — Кариле авылы егете Илһам Гарәфетдинов өлешчә мобилизация башлангач, үз теләге белән контракт төзеп киткән балтачлыларның берсе. Ялга кайткач, сөйгәне — Арча районы Апаз авылы чибәре Лиана белән язылышырга дигән карарга килә ул.

Якыннары һәм кыз ягы да аның тәкъдименә каршы килми. Яңа гаиләне рәсмиләштерү тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашып, аларга хәер-фатыйхасын бирә, ихлас теләкләрен җиткерә. «Никахыгыз ныклы, озын гомерле булсын!»- ди якыннары.


Фикер өстәү