Тыныч кына яшәп яткан авылда бер көндә 6 кешене үтергәннәр

1 августка каршы төндә Карелиядәге тыныч кына яшәп яткан Деревянное авылында ике йорт яна. Иртән  моның ут төртү икәне, алты кешенең һәлак булуы ачыклана. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Төнге ике тирәсендә Андрей (исеме үзгәртелә) ишек шакыганга уяна. Анда аның танышы Михаил һәм тагын бер ир-ат басып тора. Бу вакытта Андрейның ике баласы – 3нче сыйныфта укучы кызы белән 5нчегә күчкән улы өйдә, хатыны  төнге сменада эштә була.

«Танышлары йозакны ватып керә, әтиләренә пычак белән ташланып, ирне балалары каршында үтерәләр. Балалар бабалары Викторга шалтырата. Ул тиз генә килеп җитә. Тик аны да монда әҗәле көткән була, вәхшиләр аны да үтерәләр һәм өйгә ут төртәләр. Балаларны тәрәзәдән ыргыталар, алар күршеләргә чаба», – дип сөйләгән авылда яшәүче берәү.

Янгынга күршеләр дә уяна. Фаҗига урынына коткаручылар белән полиция килә.

Аннары үтерүчеләр ике инвалид туган яшәгән йортка килеп, кәеф сафа корып утырганнан соң, инвалид туганнарны, аларның дусларын һәм хатынын үтерәләр дә өйгә ут төртәләр.

Авыл халкы Михаил турында бер яхшы сүз сөйләми. Моңа кадәр төрмәдә утырып чыккан ирдән алар куркып яшәгәннәр. Нәтиҗәдә 37 һәм 38 яшьлек вәхшиләр бер көндә 6 кешене үтерә.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү