Олег Фазылҗанов: «Күпне күргән кеше сәхнәдә үзен уйный»

Рольләре усал, үзе нечкә күңелле. Сәнгатьтә нинди генә юнәлешне сайласа да, уңар иде кебек. Тамашачы аны актер буларак та, җырчы буларак та кабул итте. Ул – Түбән Кама театрына да, Камал театрына да үз кеше. Сүзебез – Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов турында. Без аның белән мәдәният, театр хәлләре, борчыган мәсьәләләр турында, үзе әйтмешли, «по душам» сөйләштек.

Олег абый, сәхнәдәге уенына актерның язмышы ни дәрәҗәдә тәэсир итә?

– Синең күргәннәрең, тормыш багажың сәхнәдә чагыла, билгеле. Күпне күргән кешегә уйнарга кирәкми, ул күп рольдә үзен күрә. Әйтик, Кариев театрында барган «Микулай» спектакле ул – минем тормышым.

Вакыт бара, дөнья үзгәрә. Сәхнәдә уйнау алымнары да үзгәрде. Без укыган вакыттагы мәктәп белән хәзергесе арасында аерма бик зур. Миндә һаман элеккеге уйнау алымы җиңеп бара. Ләкин ялгышмыйм дип уйлыйм. Чөнки театрга йөрүчеләр безнең буынны белә. Миңа калса, элеккеге мәктәп, мода шикелле, бер кире кайтыр әле.

Мөмкинлек бирелсә, тормышыгызда нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?

– Мин шундый кеше инде, ничек кенә булса да, хәтердә гомеремнең якты мизгелләре генә саклана. Алда тагын ни көтәдер, үткәнемә мең рәхмәт дип яшим. Үкенмим. Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем.

Без алтын чорда яшәдек. Гәрчә, әйбер юк, фәлән юк, төгән юк иде, дисәләр дә. Аның каравы тапкан әйбернең кадере зур иде. Яшьтән үк шук булдым. Аның сере бик гади: үземне якларга кирәк иде, мине үземнән башка беркем дә якламый – моны бик иртә аңладым. Әле дөньяны танып белә башлаган гына вакытта, алты яшемне тутырганда, әтисез калдым. Аннары инде урамда сугышканда да, кемдер «әтигә әйтәм» дип кайтып китә, ә мин алай дип әйтә алмадым. Әтидә дә үкенеч булгандыр. Ул нечкә күңелле, сәнгать җанлы иде. Нишлисең, хәмер дигән әйбер туры юлдан барганда салулата, тормышны җимерә. Яшерен-батырын түгел, миндә дә булгалады ул. Бу чир кемнедер күбрәк суырып ала, кемнәндер өстән-өстән генә китә. Менә шул тормыш арбаң салулаган вакытта, абынган чакларыңда яныңда сине аңлаган кешеләрнең булуы кирәк. Мин бу җәһәттән уңдым.

Түбән Кама театрында эшләгән чорда йолдызлык чире дә булып алды, аны да исән-сау кичердек. Инде яши генә башладым дигәндә, 23 яшендә абый гүр иясе булды, тормышлар түгәрәкләнгәч, аякка баскач кына әни дә китеп барды – мондый хәлләр дә җыела-җыела чыныктыра, үз-үзеңне саклау инстинктын көчәйтә икән.

Аннары тормыш бик кызык бит ул: инде булды дигәндә генә, сиңа арты белән борыла да куя. Миңа максатыма урау юллар аша килергә туры килде. Аның каравы ләззәтле, тәмле итеп килде.

Театрны ташлар чиккә җиткән булдымы?

– Юк, алай дип уйлаганым булмады. Хәер, театрга килү юлы да җиңел булмады. Училищеда укыган чакта ук Камал театрында спектакльләрдә уйнап йөрсәк тә, сезнең группадан ике генә кешене алабыз, диделәр. Шунда үҗәтлек кабынды. Эчке сиземләү дигән әйбер дә бар бит әле. Миндә ул көчле, күрәсең. Укыган вакытта ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәткә баручы автобусларны күрсәм дә, йөрәк жу итеп куя иде. Тикмәгә булмаган бит, язмыш шул якларга илтте. Дөрес, Әлмәт театрында күп эшләргә туры килмәде, аннары армия хезмәте, аннары… Тинчурин театрында, Дамир Сираҗиев белән эшләргә ниятләп кенә куйган идем, әни, ялгызымны калдырасыңмыни, дигәч, авылда калдым. Рөстәм Галиев, Түбән Камада театр оештырабыз, дигәч, анда эшләдем. 14 елдан соң гына Камал театры сәхнәсенә аяк бастым. Без, перефириядән күтәрелгән артистлар, теләсә кайсы сәхнәдә дә эшли алабыз, дим мин. Ә менә хәзер башкаладан авыл-районнарга китеп эшли алучылар булса да, бик азлар гынадыр. Уңайлылык, рәхәтлек изрәтә бит ул, аннан чыгулары кыен. Гәрчә хәзер инде бөтен җирдә дә уңайлыклар тудырылган булса да.

Театрдан Түбән Камада эшләгән чакта арыган идем анысы. Өсте-өстенә спектакль, артистлар аз булгач, һәрберсенә дә роль була. Шунда Рөстәм Галиевкә: «Нормальный кеше шикелле, спектакль каратып утыртасыңмы мине, юкмы?» – дип әйткәнем булды. Менә хәзер инде җәелеп карыйм.

«Театрны ташлар идеңме?» дигәннән, кеше ышанмастай бер хәлне дә сөйлим әле. Хәния Фәрхи белән эшләгән чак иде ул. Аның бер иганәчесе, Хәния командасында эшләү шарты белән, ике бүлмәле фатир тәкъдим итте. Театрны ташлап, әлбәттә. Китә алмадым. Ә эстрада тормышымда барыбер параллель рәвештә барды.

Түбән Кама театры бүген үсештәме?

– Әлбәттә, үсештә! Аларның үз юлы, үз алымы, үзләренә генә хас энергетикасы бар. Әле алга таба тагын да ачылырлар, уңышларга ирешерләр. Бүген иң сиздергәне – кадрлар кытлыгы, миңа калса.

Актер бәхете режиссердан, диләр. Килешәсезме?

– Актерның язмышы – режиссер кулында. Сине күреп ала, уеныңны ярата икән, рәхәтләнеп иҗат итәргә генә кала. Мин ул яктан уңдым. Түбән Камада Рөстәм Галиев нәрсә теләсәм – шуны уйнатты. Ничек теләсәм, шулай эшләтте. Камал театрында да килгән шәпкә Фәрит Бикчәнтәев бөтен спектакльләргә диярлек алды. «Телсез күке»дәге Зарифымны мин әле бүген дә сагынам. Бик авыр эшләнсә дә, ә бәлки авыр эшләнгәнгә күрә дә, бик кадерле, бик якын ул миңа. Аннары бер-бер артлы рольләр китте. «Талак-талак» (Хәй Вахит), «Тимер борчак» (Равил Бохараев), «Мулла» (Туфан Миңнуллин) спектакльләрендәге рольләремне шундый яратып уйнадым һәм сагынып искә алам. Театр артисты буларак, уйнамадым, күрмәделәр дип зарлану гөнаһ булыр иде. Дөрес, Камал театрына килеп кергәндә, үземне артист буларак өлгереп җитешкән дип саный идем. Түбән Камада мин үзем «диктовать» итә идем, ә монда миңа шартлар куйдылар (көлә).

Кариев театрында куелган спектакльдәге «Микулай» роле иң үзенчәлеклесе булып тоела. Үзегез дә «кадерле роль» дисез бит.

– Микулай ул – минем икенче кадерле спектаклем. Беренчесе Түбән Кама театрындагы «Кызлар кызык иттеләр» спектакле иде. Туфан абыйның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы буенча куелды ул. Шушы театр, шушы роль дип, авылдан төнге сәгать бердә чыгып киттем. Клубта эшләгән килеш. Ул – минем беренче сәхнә җимешем, балам. Хәер, бөтен рольләр кадерле. Ә «Микулай» үзенчәлекле. Минем анда Микулай образы аша керәшеннең «душа»сын ачасым килде. Ул рәхәтлек бирә торган роль дә түгел, киресенчә кыйный, сыный. Премьерадан соң бармакларымны өздердем хәтта. Шуннан, әллә баш тартыйммы икән бу рольдән, дигән уйлар да килде. Чөнки анда кереп китәсең дә чыга алмый интегәсең. Әмма андый рольләр бөтен кешегә дә тәтеми һәм бик сирәк эләгә.

Фильм турында («Микулай») ни әйтерсез?

– Аның спектакле дә гыйбрәт, фаҗига иде. Бу җәһәттән Кариев театры режиссеры Ренат Әюповка рәхмәт, ул пьесаны бик нык редакцияләде. Мансур Гыйләҗев үпкәләмәсен, ул яңадан язган кебек булды. Нәтиҗәдә керәшеннең «душа»сын ачтык кебек. Cпектакль караңгы килеп чыкмады. Әле менә бүген Баулы халык театры куйган «Шулай булды шул» (Туфан Миңнуллин) спектаклен карап кайттым. Менә шундый якты әсәрләр җитми икән җанга. Ә «Микулай» фильмы ул керәшеннәр турында түгел. Анда теләсә кайсы халыкны күрергә була. Мөгаен, финанс мәсьәләсен хәл итәр өчен әнә шундый милли эз (бизәк дип әйтеп булмый инде аны) кертергә кирәк булгандыр. Әйе, фильмда үзем дә уйнадым. Бөтенесе ах иткән Сухоруков белән уйнау ничек икән – шуны беләсем килде. Өметем акланмады. Монда керәшеннең «душа»сы ачылмады.

Фильмнарда катнашып халыкка тагын да күбрәк танылдыгыз кебек. Әмма ни өчендер өлешегезгә тискәре образлар күбрәк тия. Сәбәбе нәрсәдә икән?

– Мин актерларның тормышлары турында китаплар укырга яратам. Документаль фильмнар да күп карадым. Әйтик, менә Александр Демьяненко Шурик образыннан шулкадәр арый, шул хакта сүз чыкса, хәтта җенләнә башлый торган булган. Миндә дә шундый нәрсә. Режиссер бер планда күреп ала да, сине башка яклап ачмый да.

Тискәре рольләр сезгә бик мач килеп тора бит.

– «Өч аяклы ат» фильмыннан соң Мамадышта бер авылда концерт алып барган идем. Сәхнәдән төшеп барганда, бер әби сыртка таяк белән китереп сукты. Сыртка суктырырлык булгач, нык әшәке итеп уйналган, күрәсең. Ышанганнар.

Мәдәният өлкәсендә иң борчыганы нәрсә?

– Иң борчыганы – тәҗрибә куюлар артып китте. Үзгәртеп корулар теңкәгә тия башлады. Ул һәр өлкәдә дә шулай. Мин тәҗрибәләргә каршы түгел, үсеш өчен анысы да кирәк. Әмма хәзер баланс бозылды, тәҗрибәләр өскә чыкты. Милли әсәрләр икенче планга калды. Яхшылыкка өндәгән әсәрләргә көн бетте. Әкияткә дә ышанып та яшисе килә бит. Нәрсәгә алынсалар – шуны яңарталар. Мин моны бөтенләй аңламыйм инде. Бизәлеш тә, әсәр дә – барысы да шартлы. Элеккечә дип авыз ачсаң, нафталин, диләр. Нафталинны да иснисе килә кайчак. Ул Көнбатышка шаккаттылар инде. Шекспир әсәрләре шәп инде, сүз дә юк. Ә син үз әсәреңне Шекспир дәрәҗәсенә күтәреп, башка илләр кызыгырлык итеп куеп кара! Татар җырларына Мәскәүдә аранжировка ясатып кайталар. Ул нинди татар җыры булсын инде? Тәмам югалтып, шаклар катып калырбыз микән инде? «Кара урман»нарыңны югалттыңмы – милләтеңне югалттың дигән сүз бит ул.

Балаларыгыз актер булам дисә, ни диярсез?

– Кем булам дисәләр дә, аларның теләкләренә каршы килмәячәкмен. Мине әни соңгы сыерын сатып укытты, аңа бик рәхмәтлемен. Балаларымның өчесе дә талантлы, киләчәктә кем булам дисәләр дә, ярдәм итәргә тырышырмын. Беләсеңме, мин бит әти игътибарын күргән, аның тәрбиясен алган кеше түгел. Теләгәнемә үзем ирешкәч, балаларым да теләгәннәрен үзләре эзләп табарга тиеш кебек. Бу җәһәттән башка әтиләрне күзәтәм һәм, кара әле, мин бит үз балаларыма боларны эшләмәдем, дип куям. Балаларга наз дигән әйбер кирәк. Ата назы да, ана назы да. Шуңа балаларга игътибарлы булырга тырышам. Алардан бик разый, бик рәхмәт. Әйдә, гаилә темасын калдырып торыйк, күз тияр.

Киләсе елны Гаилә елы дип игълан иттеләр. Бу елдан нәрсәдер өмет итәсезме?

– Гадәттә, авырткан җирне тартып чыгарып аны күтәрергә тырышалар инде. Гаилә институтының хәле мактанырлык түгел. Яшьләрнең торырга урыны булмаса, ипотека процентлары котырганнан-котырса, гаилә дип авыз ачучылар күпме генә булыр? Инде андый ел игълан итәләр икән, иң беренче торак мәсьәләсе хәл ителсен иде. Җәмгыять байлардан гына да, хәллеләрдән генә дә тормый. Аның канализация чокырын казучысы да, урам себерүчесе дә кирәк. Кибеткә кереп, теләгәнен аламы ул? Талантлы кешегә югары белем алу мөмкинлеге бармы – бүген бюджет урыннары калмады да диярлек бит. Шушы сораулар уңай хәл ителсә, менә булыр Гаилә елы.

Блицсораштыру:

Сайларга туры килсә, кайсын сайлар идегез: театрнымы, җыр сәнгатенме?

– Күптәнге хыялым тормышка ашып ята әле. Рәхәтләнеп, бирелеп җыр сәнгате белән яшәгән көннәрем. Миңа, театр актеры булгач, бусы нәрсәгә инде сиңа, дип әйткәләгәннәре булды. Кешенең нәрсәгәдер омтылышы булмаса, яшәүнең кызыгы бетә. Менә әле актер буларак дилбегәләрнең бушаган чагы. Чөнки без инде шундый яшькә җиттек, мин аны торгынлык чоры дип тә әйтмим, ну әзрәк син «ни туда, ни сюдарак». Аны бөтен актер кичерә. Инде бу яшьтә 2–3 елга бер әйбәт роль булса, бик яхшы. Бәс, шулай икән, нишләп әле җырламаска? Быел яздан бирле концертлар белән йөрим. Авылларда бик җылы кабул итәләр. Казанда да концерт куярга ният юк түгел. Шунысы гына бар: миңа гомер-гомергә оештыру эшләре авыр бирелде. Шуңа күрә дә хыялым тормышка ашмагандыр да.

Камал театры ул

– … минем өчен кадерле урын.

Иң зур теләк.

– Дөньялар тыныч булсын!

 


Фикер өстәү