СВОда катнашучыларның балалары өчен махсус квота буенча укырга керүчеләр саны билгеле

Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен махсус квота нигезендә 200гә якын кеше югары уку йортына керә алган. Бу хакта Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Төгәлрәк әйткәндә, 191 бала республиканың төрле югары уку йортларына квота нигезендә бушлай укырга керүгә ирешкән.

Матбугат очрашуында катнашучылар әйтүенә караганда, квота белән кергән очракта да, вузлар имтихан балларына игътибар итә.


Фикер өстәү