Бүген Татарстанда рус теленнән имтиханны 12 меңгә якын укучы тапшыра

Бүген Татарстан Республикасында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы уза. Казанның 89нчы мәктәбе базасында имтихан үткәрү пунктында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды.

«Бүген рус теленнән имтиханны Татарстаннан 12 меңгә якын бала тапшыра. 94 имтихан кабул итү пункты бар, аларның 83е — гомуми белем бирү учреждениеләрендә, тагын 11е — өйдә. Моннан тыш, имтиханнарны уздыруга 5 меңгә якын педагог җәлеп ителде», — дип хәбәр итте министр.

Һадиуллин быел массакүләм имтиханнар ике көн үткәреләчәк, дип өстәде. Иртәгә имтиханны 30 пунктта 4 меңгә якын укучы тапшырачак. Ул шулай ук барлык имтихан үткәрү пунктлары да кирәкле әйберләр белән җиһазландырылганлыгын, ә педагоглар тиешле укуларны узганлыгын әйтте.

Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы быел имтихан тапшыруның яңа технологиясе кулланылачагын искәртте. «Балаларны урыннарга утырталар, шуннан соң ышанычлы каналлар буенча биремнәр алабыз, бастырабыз һәм таратабыз. Имтихан ахырында әзер эшләр шул ук аудиториядә сканерлана һәм республиканың Мәгълүматны эшкәртү үзәгенә җибәрелә», — дип аңлатты ул.

Соңыннан министр рус теленнән имтихан нәтиҗәләре 17 июньдә билгеле булачагын әйтте. Ул шулай БДИ-2022 сайлап алу буенча география, әдәбият, химия фәннәреннән 26 майда башланып китүен искәртте. Бу дисциплиналарны Татарстаннан 3,2 меңгә якын укучы сайлаган. Алар өчен 49 имтихан үткәрү пункты әзерләнгән, 2 меңнән артык педагог сынауны оештыруда катнашкан.

Чыгышыннан соң Һадиуллин уку аудиторияләрен карап чыкты, анда балалар имтихан башлануын көтә иде. Ул барысы да әзерме икәнлеген тикшерде һәм укучыларга барлык имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, шулай ук үзләре сайлаган югары уку йортларына уңышлы керүләрен теләде.

 


Фикер өстәү