Бүген Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы узачак

Иртәгә Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 89нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә имтихан пунктында рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы узачак.

Имтиханнар чоры турында журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да сөйләячәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Бердәм дәүләт имтиханнары 26нчы майда сайлауга бирелгән география, рус әдәбияты һәм химия предметларыннан башланды. Сынауларның беренче көнендә 49 имтихан тапшыру пункты, шул исәптән имтихан биремнәрен өйдә язу буенча ике пункт оештырылган. Әлеге пунктларда ике меңнән артык укытучы эшли. Барлык аудиторияләрдә — видеокүзәтү.

Географиядән имтиханны — 159, рус әдәбиятыннан — 883, химиядән 2123 укучы тапшыра.


Фикер өстәү