11 нче сыйныф укучысы: “БДИ ул тәртипкә өйрәтә”

Мәктәпләрдә бүген БДИ башланды. 11 нче сыйныф укучылары география, рус әдәбияты, химиядән бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.

Татарстанда географиядән –161, рус әдәбиятыннан – 1050, химия сынавында 2589 укучы катнаша. Сынаулар 3-4 сәгать дәвам итәчәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 65 имтихан пункты, шул исәптән, 5се өйдә оештырылган. Аудиторияләргә видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Имтиханда 2550 укытучы җәлеп ителәчәк.

Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Марат Бобоеров БДИга кешене камилләштерә дип саный. Ул Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург вузларының берсен сайларга җыена.

– БДИның тискәре яклары да бар, әмма уңай яклары күбрәк. Кеше үзенең ялкаулыгын җиңәргә өйрәнә. Начар укучыларны беләм. Алар 9-10 сыйныфта сынауларны начар бирә. 11 нче сыйныфта тырышып, имтихан нәтиҗәләрен яхшырта. Шулай итеп, белемнәре генә түгел, үзләре дә үзгәрә. Андыйлар белән аралашу да рәхәт. БДИга әзерләнүче көнен планлаштырырга, вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәнә, – ди Марат.

– БДИ алдыннан курку хисе бар, әлбәттә. Көрәшче буларак, мин аның нәрсә икәнен яхшы беләм. Башта килеп чыкмаса, тырышсаң, берничә тапкырдан соң барыбер җинәчәксең. Кайбер кешеләр имтиханга психологик яктан әзер түгел. Алар начар гамәл кылырга, үз-үзләренә кул салырга мөмкин. Әмма андыйлар сирәк. Мин үземне бик нык әзерләнәм дип әйтә алмыйм. Ял да итәм, имтихан биремнәрен дә өйрәнәм. Көнгә 8 сәгать вакыт китә. Ястү намазын укыгач, йокларга ятам, иртәнге сәгать 5тә торам. Музыка кабызып, нәрсә турында булса да уйлап алам яки план төзим. 20-30 минут рус теле, аннан математика, химиядән биремнәрне кабатлыйм.

Сәламәтлеге буенча имтиханнан чыгып китәргә мәҗбүр булучылар, җитди сәбәп аркасында БДИга килә алмаучылар аны быел кабат тапшырырга мөмкин. Ә менә сынау нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр, шпаргалкалар белән тотылучылар БДИны киләсе елда гына бирә алачак.

БДИ нәтиҗәләрен 17 июнь көнне Рособрнадзорның “ГИА” http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty һәм «РЦМКО»ның «ЕГЭ» http://rcmko.ru/ege бүлегеннән карарга мөмкин

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү