Олег Коробченко Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

Олег Коробченко Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле указны имзалаган.
Премьер-министр Алексей Песошин бүген аны министрлык коллективы белән таныштырды.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия сәнәгать министры урынбасары итеп билгеләнде. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин бу хакта боерыкка кул куйды.

 


Фикер өстәү