Тугызынчы сыйныфлар өчен киләсе елга төп дәүләт имтиханы графигы расланган

2023 елда тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) 24 майдан 1 июльгә кадәр тапшырачак. Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылган Мәгърифәт министрлыгы боерыгында шул хакта әйтелгән.

Бастырып чыгарылган график нигезендә, ОГЭ тарих, физика һәм биология буенча имтиханнардан башлана (24 майда). Шуннан соң (30 майда) укучылар җәмгыять белеме, информатика, география һәм химия тапшырачак.

2 һәм 3 июньдә – чит телләр буенча, 6 июньдә – рус теле, 9 июньдә – математика буенча имтиханнар көтелә. 14 июньгә берьюлы берничә фән: рус әдәбияты, физика, информатика, география планлаштырылган. 17 июньдә җәмгыять белеме, биология, химия буенча имтиханнар тапшырылачак. Шуннан соң документта 1 июльгә кадәр имтиханнар бирү өчен резервтагы көннәр күрсәтелгән.

Моннан тыш имтиханнарны вакытыннан алда тапшырырга мөмкин: моның өчен 21 апрельдән 16 майга кадәр вакыт бирелә. 4-23 сентябрь чоры ОГЭның өстәмә чоры итеп билгеләнгән.
Барлык имтиханнар җирле вакыт буенча иртәнге 10да башлана.


Фикер өстәү