Татарга тылмач кирәкми

Үрнәк бюджет, «кирәк була калса» ярдәм итүчеләр һәм татар теле. Хөкүмәт йортында Татарстан Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Салым федераль хезмәте һәм казначылык идарәләренең уртак коллегиясендә әнә шул хакта сөйләштеләр.

Утырышта 2023 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының үтәлеше йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Йомгаклау чарасында Россия финанс министры Антон Силуанов та катнашты.

Татарстан Финанс министры Радик Гайзатуллин узып баручы ел бюджетына бәйле төп саннарны китерде.

– Гомумән алганда, 561,2 миллиард сумлык керемнәр көтелсә, салым һәм салым булмаган керемнәр 476 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуннан республика бюджетына 404 миллиард сум керәчәк. Җирле бюджетларга керемнәр 72 миллиард сум тәшкил итәчәк, – диде ул.

Берләштерелгән бюджетта табышка салым, физик затларның кеременә салым, акцизлар, оешмаларның мөлкәтенә салым саллы өлеш алып тора. «Алар барысы бергә бюджет керемнәренең 84 процентын тәшкил итә», – диде Радик Гайзатуллин.

Чыгымнарга килгәндә, берләштерелгән бюджетта әлеге күрсәткеч – 602 миллиард сум. Республика бюджеты чыгымнары исә 525 миллиард сум тәшкил итә.

– Ел башында калган бюджет акчалары, казна керемнәре хезмәт хакларын үз вакытында һәм тулысынча түләргә, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның чыгымнарын финансларга мөмкинлек бирде, – диде Радик Гайзатуллин.

Бу хакта сөйләгәндә, Антон Силуанов министрдан: «Киләсе елда ул-бу була калса, республикада запас бармы?» – дип тә сорады.

Рөстәм Миңнеханов ике дә уйламыйча: «Кирәк була калса, безнең ярдәм сорарга Россия Финанс министрлыгы бар», – дип җавап бирде.

Әнә шулай Мәскәү кунагын үз итеп, Татарстанга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Республика башлыгы фикеренчә, киләсе ел бюджеты өчен борчылырга җирлек юк.

Рөстәм Миңнеханов 2023 ел йомгаклары буенча көтелгән төп икътисадый күрсәткечләрне дә атады.

– Агымдагы катлаулы шартларда без икътисадый күрсәткечләрнең үсешен тәэмин итә алдык, – диде ул. – Мәсәлән, алдан исәпләүләр буенча, тулаем төбәк продукты күләме 4 триллион сум тәшкил итәчәк. Төяп җибәрелгән продукция күләме 4,5 триллион сум күләмендә көтелә. Төзелеш эшләре күләме 700 миллиард сум тәшкил итә. Иң мөһиме – төп капиталга инвестицияләр күләме 1 триллион сум күләмендә бәяләнә.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, әлеге күрсәткечләр шул исәптән, хәзерге кебек катлаулы чорда бизнеска ярдәм итү өчен федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар ярдәмендә ирешелде. «Без Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Антон Силуанов әйтүенчә, Татарстан икътисад өлкәсендә дә, финанс күзлектән дә ил күләмендә әйдәп баручылар рәтендә.

– Республика социаль-икътисадый үсеш рейтингында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урында. Инвестицияләр өчен шартлар тудыруда сез, Мәскәүдән соң, икенче урында. Ил башкаласын гына уздырып, икенче урында булу – бу бик җитди, – диде Антон Силуанов. – Болар барысы да төбәктә инвестицион мохит формалаштыруга, бизнес өчен шартлар булдыруга зур игътибар бирелүен күрсәтә.

Фикерен дәвам иттереп: «Россия Президенты Владимир Путин үзенең матбугат конференциясендә Рөстәм Миңнехановны ил төбәкләре җитәкчеләре арасында иң нәтиҗәле һәм иң яхшылардан берсе булуы турында юкка гына әйтмәде», – дип тә өстәде. Ул республика бюджетын да мактап телгә алды.

– Татарстан бюджеты ил күләмендә иң яхшылардан берсе. Төбәктә барысы да тотрыклы һәм уңышлы. Без бюджет өчен рәхмәт сүзләре генә әйтәбез, – диде ул.

Үрнәк эшне киләсе елда да дәвам иттерергә кирәк, диде ул.

– 2024 ел – илкүләм проектлар тәмамлану елы. Һәм ил Президенты бездән куелган бурычларны ничек тормышка ашыруларын сораячак. Федерациядән дә, төбәкләрдән дә белешәчәк. Шуңа күрә киләсе елда безгә илкүләм проектларның максатчан күрсәткечләрен үтәү турында онытмаска кирәк. Тагын бер мәсьәлә – без технологик суверенитетны тәэмин итү буенча күп кенә бурычларны тормышка ашырабыз. Республикада да моңа зур игътибар бирелә. Бу хакта сөйләгәндә, оборона-сәнәгать комплексын яңарту турында да әйтү зарур, ул махсус хәрби операция бурычларын тәэмин итү өчен мөһим. Болар барысы да Татарстанда эшли, республика үсештә, – диде министр.

Киләсе очрашуларга тагын бер максат билгеләде Антон Силуанов. Казанга йомгаклау коллегиясенә инде ун еллап ел саен килүен һәм биредә катнашучылар шул исәптән татарча чыгыш ясавын әйтеп: «Тиздән мин дә татар телендә сөйләшә башлаячакмын», – диде.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү