Ала белсәң, тота да бел: узып баручы ел бюджетының керемнәре һәм чыгымнарын санадылар

Узып баручы ел бюджетының керемнәре һәм чыгымнары билгеле. Татарстан депутатлары республиканың төп финанс документына соңгы үзгәрешләрне кертте. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исә финиш сызыгы һәм йомырка бәясе турында да искә төшерде.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы – илленче утырышы узды. Көн тәртибендә утыздан артык мәсьәлә каралды. Исемлекнең бу кадәр озын булуы да аңлашыла кебек, депутатлар бу елга билгеләнгән эшләрне мөмкин кадәр йомгаклады. Утырышта Татарстан Республикасының 2023 ел һәм 2024–2025 еллар планлы чорга бюджеты турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде. Шулай итеп, быел Татарстан бюджетының кытлыгы 40,1 миллиард сум тәшкил итәчәк. 2023 елда республика казнасының керем өлеше – 484,7 миллиард сум, чыгымнар 524,8 миллиард сум күләмендә расланды.

– Гомумән алганда, Татарстан бюджетының керем өлеше – 57,8 миллиард сумга, чыгым өлеше 68,2 миллиард сумга артачак, – диде утырышта катнашкан Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин.

Бюджет турында сөйләшкәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Россия финанс министры Антон Силуановның республика бюджетын мактавын да искә төшерде.

– Димәк, Татарстан икътисады санкцияләр ил төбәкләре казналарын, шул исәптән республика бюджетын тулыландыруга тискәре тәэсир иткән катлаулы чорны узды, дип ышандырып әйтергә мөмкин. Бу эштә республика хакимиятенең өлеше зур, – диде ул. – Татарстанга теләктәшлек күрсәткән федераль үзәккә рәхмәт. Без акчаны сорап алу гына түгел, ә аны уңышлы һәм максатчан итеп файдалана да беләбез.

Киләсе алда балаларның сәламәтлегенә игътибар да артачак. Депутатлар балалар арасында тәмәке һәм никотинлы продукция куллануга каршы закон проектын хуплады. Документ балигъ булмаганнарны кальян, тәмәке тарту һәм никотинлы продукция куллану рөхсәт ителгән учреждениеләргә кертүне тыя. Шунысын да әйтик: бу – Татарстанга билгеләнгән яңа прокурор Альберт Суяргулов тәкъдим иткән закон проекты.

Казанның чикләре дә киңәйде. Утырышта әнә шул хактагы закон проектын кабул иттеләр. Республика башкаласына «Курган» зират комплексы, «Динамо» спорт-биатлон комплексы һәм «Фәнни шәһәрчек» өстәләчәк. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Калинкин сүзләренә караганда, башкалага кушылачак объектлар чынлыкта шәһәр территориясе булып санала инде. Шуңа күрә өстәмә чыгымнар таләп ителми, диде ул. Гомумән алганда, Казанда яшәүчеләр саны 600 кешегә артачак.

– Бу ел вакыйгаларга бик бай булды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 2023 елдагы эшенә йомгак ясаганда. – Санкцияләр, махсус хәрби операция шартларында эшләү бер дә җиңел булмады. Әмма без кыенлыкларны җиңеп чыга алдык.

Парламент җитәкчесе алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының вәкаләтләре ахырына якынлашуын да искәртте. «Финиш сызыгына чыгабыз», – диде ул. Шуңа күрә киләсе елда да эшне йомшартмаска, киләсе сайлауларга әзерләнә башларга киңәш итте.

Дәүләт Советында авыл территорияләрен комплекслы үстерү турында да сөйләштеләр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, Татарстанда соңгы дүрт елда авыл ипотекасы буенча банкларда 37 миллиард сумлык 21 меңгә якын гариза теркәлгән. Шулар арасыннан 12,3 миллиард сумлык 4,9 мең гаризаны хуплаганнар. «Банк кире боруга килгәндә, бу – шәхси мәгълүмат дөрес күрсәтелмәү, керемнәр тиешле күләмдә булмау, беренчел кертем өчен акча җитмәү кебек сәбәпләргә бәйле», – диде министр.

Форсаттан файдаланып, Марат Җәббаровтан республикада йомырка бәяләре турында да сорадылар. «Татарстанда моңа бәйле ыгы-зыгы юк», – диде ул. Рәсми мәгълүматларга караганда, быелның 11 аенда республикада 1 миллиард 453 миллион данә йомырка җитештерелгән. Алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 33,6 миллион данәгә күбрәк. Марат Җәббаров әйтүенчә, әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә дә контрольдә тора. «Шуңа күрә вазгыять якын арада җайга салыначак дип уйлыйм», – диде министр. Фәрит Мөхәммәтшин йомырка бәясен даими күзәтеп торырга кушты.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды. Парламент җитәкчесе Ясминә һәм Айсельнең хыялларын чынга ашырачак. Казанда яшәүче 3,5 яшьлек Ясминә алсу төстәге велосипед сорап хат язган. Сирәк очрый торган авыру белән чирләсә дә, яшьтәшләреннән калышырга теләми ул. Ясминәнең велосипедта йөрергә өйрәнәсе килә. Айсель дә, сәламәтлеге чикләнгән булуга карамастан, тик утыра торганнардан түгел. Баксаң, ул конструктор җыярга ярата икән. Фәрит Мөхәммәтшин аңа зур җыелма конструктор бүләк итәргә вәгъдә бирде. Акциягә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да кушылды. Ул Әлмәттә яшәүче 10 яшьлек Билалетдиннең теләген тормышка ашырачак. Малай велосипедлы булырга хыяллана. «Теләкләр чыршысы» акциясе 15 ноябрьдә башланды һәм киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

2023 елда Татарстан Дәүләт Советының эше – саннарда:

– Парламентта 12 утырыш узган.

– Аларда 400 карар кабул ителгән.

60тан артык федераль закон проекты, 10нан артык закон чыгару тәкъдиме һәм ил төбәкләренә мөрәҗәгать каралган.

– Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән һәм Татарстан Рәисе тарафыннан расланган 125 закон үз көченә кергән.

 


Фикер өстәү