Владимир Путинның «туры элемтә»сеннән соң төбәкләрдә нәрсә үзгәргән?

Билгеле булганча, узган атнада Россия Президент Владимир Путин журналистлар һәм ил халкы белән аралашты. Сорауларга – җавап, проблемаларга чишелеш көттеләр аннан. Эфирда яңгыраган һәм эфирга керми калган сораулар арасында «мөһим», «мөһим түгел» дигәннәре юклыгына басым ясады дәүләт башлыгы. Игътибарга барысы да лаек. Президент әйткәч, төбәкләрдә үзгәрешләр башланганмы икән соң?

Кырымда яшәүче нәни спортчылар үзләре шөгыльләнә торган спорт залына 40 елдан артык ремонт булмаудан зарланган иде. Малайларга тагын да яхшырак үрләр яулар өчен, яхшы шартлар кирәк. Путин исә, әлеге мәсьәләне аерым игътибарга алабыз, дип сөендерде. Хәер, әлеге проблеманы эфир тәмамланганчы контрольгә алдылар инде. 2024 елда бинага ремонт каралган булып чыкты.

Свердловск өлкәсенең Рефтинский бистәсендәге хастаханә дә ремонт көтә. Дәүләт башлыгына әнә шундый гозер белән Егор Перминов исемле кеше чыккан иде. Медицина ярдәменең түбән дәрәҗәдә булуыннан зарланды ул.

Хастаханәгә шунда ук төбәкнең сәламәтлек саклау министры Андрей Карлов килгән. Ул былтыр хастаханәгә 5 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелүен, бу акчага бинаның бер өлешен төзекләндерүләрен һәм җиһазлар сатып алуларын әйтте. Ике атна элек медицина оешмасында үзгәрешләр булган: ул хәзер Асбест хастаханәсенең бер өлеше булып тора икән.

Төмән – Новосибирск трассасының Омск өлкәсе аша уза торган бер өлеше бик начар хәлдә булуын, шулай ук Омск өчен халыкара дәрәҗәдәге аэропорт кирәклеген дә хәбәр иттеләр Президентка. Владимир Путин трассаның бу өлешенә игътибар итәргә һәм федераль министрлык белән аэропорт төзү мәсьәләсендә фикерләшергә вәгъдә бирде.

«Туры элемтә» барышында Путин банклар пенсионерлардан торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгән вакытта комиссия алмаячагын әйтте. Аның сүзләренчә, бу дөрес түгел.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гозерләре дә күп булды ул көнне. Әйтик, Омск өлкәсеннән бер хәрби РЭБ-глушилка кирәклеген әйтте. Владимир Путин, тикшерербез, хәл итәрбез, дип ышандырды. Омск өлкәсе губернаторы да озак көттермәде, хәрби хезмәт иткән бүлекчәгә иң заманча РЭБ-комплекс биреләчәк, диде.

Президент Владимир Путин «туры элемтә» барышында «Гаилә ипотекасы» программасын озайтуны хуплавын да белдерде. 2024 елның уртасында тәмамланырга тиешле бу программа озайтылырга тиеш, дигән фикердә ул.

Путинга Иваново өлкәсенең Акишево авылы халкы су кирәк дип мөрәҗәгать итте. 57 кешелек авылда яшәүчеләр кое һәм чокыр суларыннан гына файдаланып көн күрә икән. Соңрак Иваново өлкәсе хакимияте бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.

САН

Барлык «туры элемтә» һәм еллык матбугат конференцияләрен исәпкә алсак, дәүләт башлыгы туры эфирда 123 сәгатьтән артык вакыт үткәргән, халыктан һәм журналистлардан килеп ирешкән 2 меңгә якын сорауга җавап биргән.

 

 

 

 


Фикер өстәү