Татарстанда 1 градус җылы булачак

Быелгы декабрь аномаль температуралар белән шаккатыруын дәвам итә.

Синоптиклар мәгълүмалары буенча, республикага зыкы суыкларга алмашка бик җылы һава килә. Бу араларда җепшек кар, буран, көньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метрга кадәр җил, юлларда бозлавык көтелә. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –1…+1 чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә –3…–5 градус.


Фикер өстәү