Бала тууны ЗАГС органнарына бармыйча гына теркәүчеләр арткан

Быел Татарстанда җиде мең кеше «Рождение ребенка» сервисыннан файдаланган. Ул ЗАГС органнарына бармыйча гына теркәү мөмкинлеге бирә. Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, бу күрсәткеч ягыннан без Россия төбәкләренең беренче дистәсенә керәбез.

Бала тууга килгәндә, быел 11 айда республикада 33 меңнән артыграк нарасый дөньяга аваз салган. Бу җәһәттән Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы урыннарда бара. Шулай да, Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, әлеге сан узган елдагы белән чагыштырганда 0,9 процентка кимрәк. Үлем-китем күрсәткече дә 5,2 процентка азрак теркәлгән. «Якын киләчәктә Татарстанның демографик үсеш юлына чыгачагына өметләнәбез», – дигән ЗАГС идарәсе җитәкчесе. Ул шулай ук киләсе елда республикада «Утрата близкого человека» сервисын гамәлгә кертүнең күздә тотылуын әйткән. Яңа сервис Дәүләт хезмәтләре порталы аша кешенең үлүен теркәү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү