Татарстан туучылар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды

Татарстан абсолют саны ягыннан һәм мең кешегә исәпләгәндә туу турында теркәлгән актлар буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Узган ел 36 766 акт төзелде, бу 2022 ел белән чагыштырганда 0,4 процентка азрак. Шул ук вакытта, кимү темплары 2022 елга караганда сизелерлек акрынайды», — дип искәртте докладчы. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, Татарстанның, элеккеге кебек үк, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә күрсәткечләре югары.

«Республикада күп балалы гаиләләр саны 2008 елдан бирле арта», — дип искәртте ул.

Идарә башлыгы сүзләренчә, узган ел «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә 7 687 бала теркәлгән. «Бу – һәр бишенче бала», — диде ул.

Узган ел Татарстанда 127,8 меңнән артык гражданлык хәле акты теркәлгән, 375,7 меңнән артык юридик әһәмияткә ия башка гамәлләр кылынган.

 


Фикер өстәү