«Бала табар идем дә… тик соңга калынган»

Татарстан Фәннәр Академиясенең гаилә һәм демография үзәге халыкара гаилә көненә багышланган түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрде. Ул 13 нче мәртәбә оештырылды. Быел, башка еллардан аермалы буларак, онлайн форматта узды.

Анда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтүенчә, коронавирус пандемиясе безнең иҗтимагый тормышка гына түгел, гаилә традицияләренә дә үзгәрешләр кертте. Моңа кадәр күрелмәгән, уйланылмаган проблемалар калкып чыкты. Әйтик, онлайн эшләү үзе үк кыенлыклар китереп чыгарды: компьютерларга кытлык туу шуның бер ачык мисалы. Күп кенә гаиләләргә психологик ярдәм кирәк булды. “Безгә бу уңайдан пандемиядән иртәрәк чыккан чит илләр тәҗрибәсен дә өйрәнергә туры киләчәк”, – ди Татьяна Ларионова.

Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов чыгышыннан күренгәнчә, үзизоляция көннәрендә “Ышаныч” телефонына шалтыратып, киңәш сораучылар арткан. Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина быел дүрт айда кавышучылар һәм аерылышучылар турында мәгълүмат җитерде. 4 383 пар гаилә корган, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 900 гә кимрәк. 3 126 гаилә таркалган, узган елга караганда 31 процентка азрак. Гаилә корырга ашыкмаучылар муниципаль берәмлекләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында да шактый. “Монда уйланырга җирлек бар. Гаилә юк икән, димәк, бала да тумый дигән сүз”, – ди Гөлшат Нигъмәтуллина.

Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова сораштырулар нәтиҗәсе белән таныштырды. Гаилә булып та, бала алып кайтырга ашыкмаучылар матди мөмкинлек юкны сылтау итә. Сораштыруда катнашкан  46-49 яшьләрдәге ир-атлар һәм хатын-кызлар исә өч-дүрт бала алып кайтасы булган дигән фикер белдерә. Алар бала табар вакытны кулдан ычкындырганга үкенә. Дөрес, бала булгач ихтыяҗлар да арта. Яшьрәк вакытта кеше хезмәт хакы җитми, торак мәсьәләсен хәл итәсе бар дип ашкына. Аларны хәл иткәч, бала табу яше узып киткән була. Сораштыруда үзем өчен яшәп калырга кирәк, дип әйтүчеләр дә бар. Кайбер кешенең матди ягы яхшырса да, үзе өчен яшисе килү теләге юкка чыкмый.

Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина районда күрелгән чаралар хакында сөйләде. 2012 елдан 316 гаилә җир кишәрлегенә ия булган. Узган ел 35 гаиләгә йорт төзегәндә субсидия белән бирелгән. “Үрнәк, матур гаиләләр күктән төшми, юктан бар булмый. Бу тырышлык һәм сабырлык нәтиҗәсе. Балалар гаилә кыйммәтләрен кечкенәдән белеп үсәргә тиеш”, – Айгөл Вафина.

Фәния Арсланова  

 


Фикер өстәү