Рөстәм Миңнеханов мохтаҗларга ярдәм күрсәтү эшләре белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, 29 апрельдән кыен хәлдә калган гаиләләргә азык-төлек кирәк-яракларын тарату эше башланып китте. Моны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте башкара. Рөстәм Миңнеханов ярдәмнең чыннан да янәшәме икәнен үзе тикшерде.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте тәүлек буе, ике сменада эшли. Эшчәнлектә 118 хезмәткәр катнаша. Кыска вакыт аралыгында «Бәхетле» компаниясе ярдәме белән барлык технологик, логистика сорауларын хәл иткәннәр, җыелмаларны туплау, продукциянең сыйфатын тикшерү эше дә җайга салынган. Азык-төлек җыелмаларын бүлү үзәге «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр павильонында урнашкан.
Республиканың мохтаҗ гаиләләренә мондый төр ярдәм берничә мәртәбә биреләчәк. Беренче партия – 55 мең тупланма – таратылган инде. Барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы таратылырга тиеш. «Ак Барс банк» бу изге эш өчен 300 млн сум күләмендә акча бүлеп биргән.
Тартмалар эчендә – май, шикәр, «тушенка», чәй, шоколад, он, карабодай, токмач һәм башка беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән төзелсә дә, кабул итүчеләрнең теләкләрен дә исәпкә алганнар. Бер җыелманың бәясе 1200 сумга төшә. «Бу продукция һәр гаиләгә кирәк. Монда бөтен кирәк-ярак та бар», – дип бәя бирде Татарстан Президенты.
Азык-төлек тупланмасын чит ил студентларына да таратачаклар. Шушы көннәрдә 7 мең кешегә «Бәхетле» компаниясеннән күчтәнәч киләчәк.
– Пандемия барыбыз өчен дә шәфкатьлелеккә, кешелеклелеккә, сабырлыкка сынау булды. «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенә кушылучы бизнес вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, гади кешеләр арта бара. Авыр чакта ярдәм итү теләге барлык кешене дә берләштерә, – диде Рөстәм Миңнеханов проектның эшчәнлеге белән танышканда. – Бу – авыр хезмәт. Биредә ул тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бүгенге вазгыятьтә мөһим булган хезмәтегез өчен рәхмәт.
Коронавирус таралу изге рамазан аена туры килү сәбәпле, күпләп җыела торган авыз ачу чаралары да дистанцион форматка күчте. Ифтарларны өйгә тараталар. Республика Президенты ифтар әзерләү урынында да булды.
Көн саен волонтерлар «Туган авылым» рестораны һәм футбол стадионында 1 мең ланч-бокс әзерли. Әзер аш-су җыелмаларын «Зәкят» хәйрия фондына, район мөхтәсиб­ләренә һәм мәчет имамнарына тапшыралар. Алар инде ризыкларны мохтаҗ кешеләргә таратуны үз өстенә ала. Рөстәм Миңнеханов битараф булмаган республика халкына рәхмәтен белдереп: «Килеп туган вазгыять рухыбызны сындыра алмады. Ифтарны уздыру юлын таптык. Изге айда якыннарга карата аеруча игътибарлы булу кирәк», – диде.
Инвалид балалар тәрбияләүче, аз керемле, күпбалалы гаиләләр һәм башка мохтаҗлар өчен «Ярдәм» мәчете хәйрия фонды көн саен ике меңнән артык ризык тарата. Шунысы бар: моны алар кемнең нинди дин тотуына карамастан башкара. Хәзерге вакытка 38 мең азык-төлек җыелмасы таратылган.
Мондый игелекле гамәлдән башка дини оешмалар да читтә калмый. Мәсәлән, «Әл-Мәрҗани» мәчете көн саен 150гә якын ифтар ашын Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр өчен тарата. «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация» үзәге, Кабан арты мәчете белән берлектә һәр көн ифтарны өйгә китерү акциясе кысасында 700дән артык ланч-бокс тарата. Моннан тыш үзәк базасында сукбайларны ашату да оештырылган (көненә 250 кеше). Ярдәм Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Алабуга, Чаллы һәм Түбән Кама кебек шәһәрләрдә дә оештырылган. Гомум алганда, дини оешмалар белән барлыгы 100 меңнән артык ифтар җыелмасы таратылган.

Таһир Һадиев, Дәүләт Советы депутаты:
– Ураза ае үтеп бара. Без бу айда Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайдык. Шөкер, эшкә тотындык. Яңа программалар әзерләнә. Авыл хуҗалыгында экотуризмны үстерү, органик продукция регламенты буенча эш алып барабыз. Балтач якташлар җәмгыятен оештырдык. Шул эшләр белән мәш киләбез. Җиңү бәйрәмендә Азнакай җирлегендә яшәүче ветеранны тәбрикләү насыйп булды. Өлкәннәр белән очрашкач, кәефләр күтәрелде. Вирус безне әкренләп үзгәртә башлады. Хәзер инде «Исәнмесез», «Нихәлләрегез бар?» дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшендек. Һәр көннең кадерен белергә өйрәндек. Мин үзем көн туганга сөенеп яшим. Күп әйбер үзебездән тора. Сакланырга онытмыйк!
Зөфәр Хәйретдинов,
Татарстанның халык артисты, композитор:
– Ниһаять, эшкә чыктык. Үзизоляция вакытында болай да фатирда утырган кешеләрне кызганып куя идем. Миңа ул яктан кыен булмады. Үз йортыбыз белән яшәгәч, эш бетми. Бакчаны да карарга кирәк. Әле менә вазгыять болай барса, тавыклар алып җибәрергә дип торабыз. Үз продукцияң булуга ни җитә!
Әлфия Галиәхмәтова, блогер:
– Коронавирус дигән әйбер безгә дә килеп җитте. Ирем көн дә эшләде. Берзаман кайтты да, температурасы күтәрелеп, авырый башлады. Ике көннән миндә шул ук хәл күзәтелде. Табиблар, килеп, салкын тигән, дип китте. Бик каты авырдым. Хәтта аңымны да җуйганмын. Шуннан соң үзебез сорап тест ясаттык. Иремнеке тискәре, минеке уңай чыкты. Аны бит өч тапкыр ясыйлар. Калганнарында икебезнеке дә тискәре күрсәтте. Шаккатмалы хәл! Минем өйдән дә чыккан булмады. Әле дә карантинда утырабыз. Шөкер, терелдек. Кәефләребез әйбәт. Әле менә ирем белән бу көннәрне сагынырбыз дип шаяртабыз да. Кайчан шул гомер икәү бергә өйдә ятар идек?!
Чулпан Габделганиева, физик мөмкинлеге чикле туташ:
– Кәефем шатланырлык түгел әле. Мине сеңлемнең кызы карый. Моның өчен пенсиямә 1200 сум акча өстәлеп килеп торды. Сеңлем кияүгә чыкты. Ике баласы бар. Кечкенәсенә – 7 ай. Шул сабыйга сөт ризыклары алырга баргач, син эшсез, ирең дә эшләми, сезгә тиеш түгел дип кайтарганнар. Юкса ире өйдән торып дин дәресләре укыта, сеңлем ике бала карый, өстәвенә мине тәрбияли. Социаль яклау бүлегеннән сораган идем, сөт ризыклары чынлап та аңа тиеш түгел, диделәр. Шуңа бераз күңелем кителде. Баланы ризыктан мәхрүм итәсе түгел иде инде.

 

Фото: https://president.tatarstan.ru/rus/pressa/photoreports/photoreport/6438239.htm


Фикер өстәү