Җитеп бетми бугай…

Дөнья бертөрле генә бармый. Тормыш та, табигать тә кырыкка төрләнә. Мондый хәлләр бераз кәефне кыра үзе, тик бирешмәскә тырышам. Сөйләсәм, җүләр диярсез инде, мин иң күңелсез хәлләрдән дә файда алырга омтылам, шуның белән күңел юатам. Хәтта елмаеп та азапланам.

Соңгы көннәрдә ишеп-ишеп кар яуды һәм халык моны: «Быел кыш бик начар килде», – дип бәяләп тә өлгерде. Шул ук вакытта: «Шөкер, быел уңыш әйбәт булачак», – диючеләр дә булды. Болары – минем ише «җүләр»ләр инде. Мин тормышта төрле күңелсезлекләр, табигать бәла-казалары килеп чыга торсын димим. Әгәр чыга икән, алар безгә сынау итеп җибәрелгән, дим. Шул сынауларны уза алсак, тагын да чыныгырбыз, яшәү дә кызыграк булыр дип әйтү инде.

1987 елны җиденче гыйнвар көнне яңгыр яуды, икенче көнне буран чыкты, суытып җибәрде, бозлавыкны кар каплады. Актанышка, атаклы «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле турында Үзәк телевидение өчен тапшыру эшләргә килгән көннәр бу. Ходайның рәхмәте, Актаныш уртасында таеп егылып, аяк сындырдым. Ах-ух килеп сызланып ятмадым.

Соңрак, ярый әле аяк сындырдым, дип куандым да. Ни өчен? Хәзер әйтәм. Радио-телевидениенең Зеленый Бордагы ял базасында култык таякларына таянып, ылыс исләрен иснәп йөргәндә, мине «Гостелерадио» компаниясе җитәкчесе Илгиз Хәйруллин күреп алды. Яныма килде дә: «Казанга кайткач, миңа кереп чыгарсың әле», – диде. Казанга шул ук көнне кайтып киттем һәм иртәгәсен иртүк җитәкченең ишек төбенә килеп бастым. Бүлмәсенә алып керде бу, шуннан соң: «Риман, инвалид кешене болай йөртеп булмас, дип уйлаштык та сиңа фатир бирергә булдык», – димәсенме?! Ике култык таягын канат итеп дигәндәй, коммуналь фатирыма очып кайтып кердем. Ул көнне шатлыктан күзгә йокы кермәде. Хатыныма: «Ярый әле аяк сындырдым», – дидем. Ә ул: «Сиңа бераз җитеп бетми бугай», – дип, аркадан сөйде.

2010 елны Тукай эзләреннән Казахстанга, Кытайга сәфәр чыктык. Кире кайтканда Карагандага 90 чакрым кала күпердән очып, комлыкка барып төштек тә, сигез мәртәбә әйләндек. Машинаның карар җире дә юк, ә без – мин һәм тагын өч журналист кыз исән калдык. Моңа ничек шатланмыйсың инде, җүләр! Әле күпернең икенче ягына очкан булсак, суда тончыгып үлә идек. Комлыкка барып төшүгә дә куанып бетә алмадык.

Бер елны фатир балконыннан артка чигенеп чыгып килгәндә, кечкенә уенчык тупка басып егылдым. Шул туп шикелле тәгәрәп кенә киттем инде, малай! Бүлнискә алып бардылар, табиб: «Бот сөягегез бик матур итеп сынган, чәрдәкләнмәгән. Үз сөякләрегез бик әйбәт, бүтән егылмагыз, юкса тимер белән алыштырырга туры киләчәк», – диде. Куркытуына исем китмәде, ә менә «сөякләрең әйбәт» дигән сүзләренә ничек шатлануларымны белсәгез! Дуслар алдында, сөягем әйбәт, дип мактанып та йөрдем әле. Һәрнәрсәдән, хәтта күңелсезлекләрдән дә берәр яхшылык табарга тырышып яшәүгә җитми инде ул. Мондый уйлар күңелгә яши-яши керәдер, дим. Тик шул ук вакытта кешегә яши-яши «меҗ-меҗ» картка әйләнү куркынычы да яный. Ә мин хәлемне сорашсалар, һәрвакыт: «Әйбәт бит!» – дип җавап бирәм, әле кайчак: «Кайгыларга баш имә, кайгыларга башың исәң, рәхәт яшәрмен димә…» – дип җырлап да куям. Һәм, шөкер: «Риманга җитеп бетми, ахрысы», – дигән сүз ишеткәнем юк. Ә сезнең хәлләр ничек соң?

 


Фикер өстәү