Чир генә түгел. Узган ел Татарстан табиблары 18 миллион кешегә ярдәм иткән

Узган ел Татарстан табиблары 18 миллион кешегә ярдәм иткән. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтен исә ел дәвамында миллион тапкыр чакырганнар. Республикада гомер озынлыгы арта, дәвалау оешмалары яңартыла, моңарчы күрелмәгән катлаулы уникаль операцияләр ясала… Шулар белән беррәттән авырткан урыннар да бар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының узган елгы эш йомгакларына багышланган коллегия утырышында шул хакта сөйләштеләр. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Гомер озынлыгы

Министр утырышны яхшы хәбәрдән башлады. Узган ел Татарстанда үлем-китем очраклары 4,5 процентка кимегән. Соңгы тапкыр мондый күрсәткеч 1990 нчы елларда теркәлгән булган. 2023 елда республикада уртача гомер озынлыгы 75,4 ел тәшкил иткән. Быел аны 75,57кә җиткермәкчеләр.
– Үлем-китем очракларының күпчелеге элеккечә үк йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында (47 процент) килеп чыккан. Икенче урында – яман шеш (16,5 процент). Узган ел теркәлгән үлемнәрнең 8 проценты исә тышкы сәбәпләр аркасында килеп чыккан, – дип ачыклык кертте Марсель Миңнуллин. – Шулай да коронавирус котырган 2019 ел белән чагыштырганда, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын киметә алдык. Республикада инфекцияләрдән (35,9 процентка азайган), психик авырулардан (57,9 процентка) үлүчеләр саны да кимеде.
Министр яшерми: узган ел нәтиҗәләре буенча тагын бер күрсәткеч борчуга сала. Бер ел эчендә эш яшендәге кешеләр арасында үлем очраклары 1,2 процентка арткан. Иң зур саннар – Яңа Чишмә, Спас һәм Югары Ослан районнарында. Министр әлеге район хастаханәләре җитәкчеләренә кисәтү ясады. Вазгыять үзгәрмәгән очракта эштән алу белән дә янады.

Балалар сәламәтлеге

Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, Татарстанда яңа туган сабыйлар арасында үлү очраклары кими бара. Узган ел республикада 1 мең балага 3,1 үлем очрагы туры килгән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, бу 6,1 процентка азрак.

– Республиканың 13 районында балалар арасында үлүчеләр бөтенләй юк. Күрсәткечләрне тагын да яхшырту өчен җирлек бар дигән сүз бу. Ә менә Әлмәт районында узган ел барлыгы 9 (!) баланың гомере өзелгән. Районның бала тудыру йортына сораулар күп. Тукай һәм Лениногорск районнарында да яңа туган сабыйлар арасында үлем очраклары аеруча күп теркәлгән. Зуррак балалар арасындагы хәвефле саннар берничә ел дәвамында тотрыклы булып кала бирә, – дип белдерде министр.

Марсель Миңнуллин фикеренчә, хәвефле саннарга Казанда күппрофильле балалар стационары булмау да йогынты ясый. Бүген төп авырлык ДРКБ табиблары җилкәсенә төшә. Табиблар көн саен 400ләп кеше кабул итә. Соңгы ун елда аларның эше өч тапкыр арткан. Министр, форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнехановтан балалар өчен яңа дәвалау оешмасы булдыруга ярдәм дә сорады.
Коллегия утырышында катнашкан Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Ольга Гусева әниләр арасында үлем-китем очракларын кисәтүгә дә зур игътибар бирергә өндәде. Ник дигәндә, узган елның декабре белән быелның гыйнвары аралыгында республикада бала тапкан өч ананың гомере өзелгән.

Трансплантация

Узган ел Татарстанда әгъзаларны күчереп утырту буенча 213 катлаулы операция ясалган. Министр сүзләренә караганда, аларның саны елдан-ел арта бара. Хәзерге вакытта Татарстанда бавыр, бөер, йөрәк һәм җелек күчереп утырту буенча катлаулы операцияләр ясала. Быел Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә дә беренче тапкыр кешенең йөрәген күчереп утырачаклар.

«Хәзерге вакытта РКБ – бөер һәм бавыр күчереп утыртулар буенча югары технологияле ярдәм күрсәтүче үзәкләрләр арасында әйдәп баручылар рәтендә. Әлеге катлаулы операцияләрнең уңышлы чыгу күрсәткече дә алдынгы дөньякүләм клиникалар белән бер дәрәҗәдә», – дип ачыклык кертте Марсель Миңнуллин.
МХОда катнашучыларга ярдәм
Марсель Миңнуллин медицина хезмәткәрләренең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дә ярдәм итүен искәртте. Төп ярдәм Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге ветераннар госпиталендә күрсәтелә.

– Узган ел без ел дәвамында югары әзерлек режимында эшләдек. Республика клиник хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны дәвалау өчен 300 ятак урынлы бүлек эшли. Республиканың дәвалау оешмаларында егетләргә һәм аларның гаиләләренә өстенлек бирелә, – диде министр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:
– Без төп демографик күрсәткечләр буенча уңай үзгәрешләр күрәбез. Узган ел сәламәтлек саклауны үстерүгә 119 млрд сум акча бүлеп бирелде. Шуларның 14 млрд сумнан артыгы төзелешкә һәм капиталь ремонтка исәпләнгән иде. Сәнәгать оешмаларында диспансеризация уздыру, сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносын яңарту эшен дәвам иттерергә кирәк. Табибка языла алмаудан зарланучылар күп. Мондый зарларның күбесе Түбән Кама, Чистай, Чаллы һәм Казанда яшәүчеләрдән килә. Менделеевск, Нурлат, Баулы, Мамадыш районнарында, Чаллыда исә күрсәтелгән медицина ярдәме сыйфатыннан канәгать булмаучылар шактый. Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Ул, беренче чиратта, демографик хәлне яхшыртуга һәм милләтнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан егетләргә медицина ярдәме күрсәтү дә игътибар үзәгендә тора. Россия Оборона министрлыгы белән бергә без яралыларны каршы алабыз һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтәбез.

 


Фикер өстәү