Илсур Һадиуллин: “Башка милләт вәкилләренә татар телен мәҗбүри укытырга хакыбыз юк”

Республикада бүген укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнә.

Башкалада бу сан –54, 4 процент. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин узып баручы ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.
–Республикада үзенең туган телен өйрәнмәгән бер генә мәктәп тә юк. Без туган тел укытыла торган вариантларны тәкъдим итәбез һәм шуны контрольдә тотабыз. Федераль программаларга күчү республикада мәгариф өлкәсендә алып барылган сәясәткә комачауламый. Безнең үз татар теле һәм әдәбияты дәреслекләребез бар. Әйтик, 2022 елда федераль исемлеккә 60 басма кертелде. Удмурт теленнән бу сан – 27, чуаш теленнән –17, мордва теленнән – 10 дәреслек, – диде Илсур Һадиуллин.
Казанда бу күрсәткеч бик түбән түгелме? Журналистлар шул хакта да кызыксынды. Министр әйтүенчә, башкалада халык саны да 50гә 50.

–Шуңа күрә башка милләт укучыларына татар телен мәҗбүри укытырга хакыбыз юк. Һәр халык үз телен сайлап ала. Татар телен исә дәүләт теле буларак өйрәнүче мәктәпләр бар. Мөнәсәбәтне бергәләп үзгәртергә кирәк, –диде Илсур Гәрәевич.
а


Фикер өстәү