Рөстәм Миңнеханов Татарстанда автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасында 2023 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантанада пилотлар, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе әгъзалары һәм республика автоспорт ветераннары катнашты.

Чара башланганда 2023 елгы сезон нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтелде.

ТР Автомобиль спорты федерациясе президенты Иван Егоров оешманың узып баручы елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында: «Без автоузышчыларыбыз белән горурланабыз, автоспорт уңышлы үсә. Быел уңышларга ирешкәннәрне уңышлары белән котларга, ә ирешмәгәннәргә — җиңүләр телим . Шуны истә тотарга кирәк: автоузышлар – ул зур хезмәт, бу автомеханиклар, штурманнар, узышчылар, команда спонсорларының уртак эше.

Татарстан Рәисе залда булган автоспорт ветераннарына рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «остазлык бик мөһим, һәм безнең өлкән иптәшләребез үрнәгендә без барыбыз да өйрәндек».

Рөстәм Миңнеханов барысына да 2024 елда ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан автоспорты һәм республика Автомотоспорт федерациясе активистларына бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, бүләккә 2023 елгы сезонда югары спорт казанышлары өчен «КАМАЗ-Мастер» командасы спортчылары лаеклы булдылар.


Фикер өстәү