Мәктәпләргә чуаш, мари, мордва, удмурт әдипләре төшерелгән плакатлар таратылачак

Татарстан китап нәшрияты белгечләре күренекле чуаш, мари, удмурт, мордва язучылары һәм шагыйрьләре сурәтләнгән 980 данә мәгълүмати плакат чыгарган. Алар республика мәктәпләренә таратылачак.

Һәр плакатта күренекле шәхеснең портреты, аның турында кыскача мәгълүмат (яшәгән еллары, эшчәнлек төре, яулаган дәрәҗәләре һәм казанышлары) сурәтләнгән. Әлеге проект Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Татарстан мәктәпләрендә барлыгы 98 кабинет комплектлау күздә тотыла. Бер комплект 10 тематик плакаттан тора.

Сүз уңаеннан, Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин җәй дәвамында Татарстан мәктәпләренә 21 меңнән артык татар әдипләре төшерелгән плакатлар таратылганын әйтте.
– Үзебезнең укыган чакларны искә алсак, химия кабинетында Менделеев, рус әдәбияты кабинетында Пушкин, Толстой сурәтләре күз алдына килеп баса. Ә менә татар шәхесләре, күренекле әдипләребезнең сурәтләре, кызганычка каршы, онытылып бара. Шушы эшне җайга салу өчен Президентыбыз каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән мәктәпләр өчен плакатлар эшләргә булдык.

Бу эшкә игътибар бирүләре өчен комиссиягә бик зур рәхмәт, – диде ул.

Татарстан китап нәшрияты директоры әйтүенчә, республикада эшләп килгән чуаш, мари, удмурт, мордва мәктәпләренә үз милләтендәге шәхесләр төшерелгән 1 меңгә якын плакат бу атнада таратылачак.
– Безнең мактанырлык һәм өйрәнерлек шәхесләребез күп әле. Шуңа бу плакатлар эшен киләчәктә дә дәвам итәрбез дип ышанам, – диде Илдар Сәгъдәтшин.
Ләйсән Сафина


Фикер өстәү