Украина белән алмашып, 20 хәрби әсирлектән коткарылган

Россия хәрбиләренә ярдәм күрсәтеләчәк, аларны дәвалау һәм реабилитацияләү өчен медицина учреждениеләренә китерәчәкләр. Украина 11 октябрьдә 32 хәрби хезмәткәренең кайтуы турында хәбәр итә.

Украина белән алмашу нәтиҗәсендә Россиянең 20 хәрбие кайтты, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы матбугат хезмәте.

«Алмашу буенча сөйләшү процессы нәтиҗәсендә бүген Украинадан  Россиянең 20 хәрби хезмәткәре кире кайтарылды», — дип белдергәннәр ведомствода.

Министрлыкта барлык хәрби хезмәткәрләргә медицина һәм психологик ярдәме күрсәтелүе, аларны тиздән медицина учреждениеләренә дәвалау һәм реабилитацияләү өчен китерәчәкләрләрен әйткәннәр.


Фикер өстәү