Гөмбә маринадлау ЫСУЛЫ

Зөлфия Дәүләтова рецепты

Башта гөмбәләрне юып, 20 минут тозсыз суда пешереп алам. Аннары маринад әзерлим. Аның өчен 1 л суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы серкә, 2 аш кашыгы үсемлек мае салып кайнатам. Аннары аңа  2 дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк  кара борыч, 2 тырнак сарымсак салып кайнатып чыгарам.

Чайкап алынган гөмбәләрне әлеге маринадка салып, 10 минут пешерәм дә стерильләштерелгән банкаларга тутырам.


Фикер өстәү