30 елдан соң килгән бәхет: Татарстанда яшәүче парның 55 яшьләрендә беренче сабыйлары туган

Чаллыда яшәүче Рамил белән Эльвира 55 яшьләрендә беренче тапкыр әти белән әни булган. Алар моннан 30 ел элек гаилә корып җибәрә. Күпме генә теләсәләр дә, Эльвира бәбигә уза алмый. Берничә тапкыр ЭКО да ясатып карыйлар, әмма ул уңышлы килеп чыкмый. Бу хакта РКБның матбугат үзәге хәбәр итә.

– Бәбигә уза алмагач, күңелне төшермәдек, йорт сала башладык Әмма аны төзеп бетергәч, кабат күңел төште. Бер бәби сөяргә иде бит дибез! Шунда ирем тагын бер кат ЭКО ясатып карыйк диде. Булса була, булмаса юк дип без кабат хастаханәгә киттек. Ә бераздан анализлар тапшырдым. Күп тә үтмәде клиникадан шалтыратып бәби көткәнемне хәбәр иттеләр, – дип сөенечен уртаклашкан Эльвира.

Бәби күтәрү җиңел бирелмәгән. Эльвира хастаханәдә озаклап ятарга да туры килгән. Бәби бераз җитлексен өчен табиблар таптырырга ашыкмаган. Сигезенче ай киткәч, алар кечкенә кызчыкны операция ясап алалар. Сабыйны тууга әнисенә күрсәтәләр дә, реанимация бүлегенә озаталар. Сабый тиз тернәкләнә.
– Күңелем белән бәби сөясемә ышанган идем мин! Шөкер, без бик бәхетле. Миңа ярдәм иткән һәр табиб алдында башымны иям, – ди Эльвира.


Фикер өстәү