ЗАГСтан соң – сайлауга. Татарстанда күп кенә парлар туй көнен 17 мартка билгеләгән.

17 мартта – Россия Президентын сайлау көнендә туйлар ыгы-зыгысы көтелә. Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, яшьләр никахны теркәү өчен гариза тапшыруда электрон хезмәтләрдән бик теләп файдалана. Мондый хезмәтләрнең зур өстенлеге – теркәү көнен алдан сайлап алырга мөмкин. “Бездә никахны теркәү өчен матур дата сайлап алырга тырышалар. Быел бу – һәр айның 24 нче числосы. Матур даталар исемлегенә 4 апрельне (4.04.2024), шулай ук 17 мартны да кертергә була. 17 мартта, ЗАГСка барып кайтканнан соң, бөтен гаилә белән сайлау участогына китәргә мөмкин булачак”, – дип басым ясап әйткән Нигъмәтуллина.
Ул шулай ук Татарстан көнендә – 30 августта да никахларның теркәләчәген билгеләп үткән. Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, узган елның бу көнендә өйләнешүчеләр күп булган.
“Тагын бер мөһим әйбер – гариза тапшырганнан соң яшьләрнең социаль-хокукый статусы үзгәрә: алар кияү белән кәләшкә әйләнә. Бу вакыйганы да үзеңнең гаилә календареңда билгеләп куярга мөмкин”, – дип йомгак ясаган Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы.


Фикер өстәү