Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясынең яңа рәисе итеп Мария Стуклова сайланды

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясендә яңа рәис сайладылар. Бу вазыйфаны Мария Стуклова башкарачак. Элеккеге җитәкче Тимур Кадыйров хәзер Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты директоры булып эшли. Иҗтимагый оешманың хисап-сайлау конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр ассамблеясенең эшчәнлеген мактап телгә алды. «Сез бәяләп бетергесез эш башкарасыз», – диде ул һәм яшьләр белән эшләүне республика һәм илнең киләчәген кайгырту дип атады. Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр ассамблеясеннән күбрәк тәкъдимнәр көткәннәрен әйтте, районнарга ешрак чыгып йөрергә, милли диаспоралар белән күбрәк аралашырга киңәш бирде.

Бердәмлектә генә безнең көч, дип ассызыклады парламент башлыгы, яшьләр ассамблеясы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. «Сез барыгыз да аңлыйсыз, хәзерге шартларда без бары тик уртак тырышлык белән генә теләгән нәтиҗәләргә ирешә алабыз», – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Милли-мәдәни автономияләре, яшьләр ассамблеясы вәкилләре инициативаларын һәрвакыт хуплаучы Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Конференциядә күпчелек тавыш белән Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе итеп Мария Стуклова сайланды, элегрәк ул яшьләр ассамблеясы җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән иде, мордваларның милли-мәдәни автономиясе яшьләр берләшмәсен җитәкләде, яшьләр иҗади проектлары координаторы булды. Күп еллар оешманы җитәкләгән яшьләр ассамблеясынең элеккеге җитәкчесе Тимур Кадыйров хәзер Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры булып эшли.


Фикер өстәү