Сайлауга әзерлек башланды

Татарстанда сайлауга гаилә белән йөрү матур гадәткә әйләнде. Бу – республиканы башка төбәкләрдән аерып тора торган иң төп үзенчәлекләрнең берсе. Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

– Без киләсе елда узачак сайлауга әзерләнә башладык инде. Алда җаваплы һәм мөһим эшләр көтә. Мартта Россия Президентын сайлау, сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Тупланган тәҗрибә, барлык дәрәҗәдәге сайлау комиссиясе хезмәткәрләренең осталыгы ярдәмендә бу эшне җиренә җиткереп башкарырбыз дип өметләнәм, – ди Андрей Кондратьев. – Татарстанда яшәүчеләр сайлауда актив тавыш бирә. Моны рәсми саннар да раслый. Сайлауга гаиләләре белән йөрүчеләр күп. Татарстанны башка төбәкләрдән аерып тора торган иң төп үзенчәлекләрнең берсе бу. Киләсе ел Гаилә елы дип игълан ителгәнлектән, Үзәк сайлау комиссиясе «Гаилә белән сайлауга» дип исемләнгән проектны да тормышка ашырачак.

Билгеле булганча, 7 декабрьдә Федерация Советы Россия Президентын сайлау көнен раслады. Төп тавыш бирү 17 декабрьдә узачак. Илнең Үзәк сайлау комиссиясе карары белән киләсе елгы сайлаулар өч көн – 15, 16 һәм 17 март көннәрендә узачак.

– Өч көнлек тавыш бирү форматы безгә бик уңайлы, гадәти. Беренче тапкыр аны коронавирус аркасында кертелгән пандемия шартларында кулланып карадык. Элегрәк моны санитар-эпедемиологик кагыйдәләрне үтәү максатыннан эшләсәк, хәзер өч көнлек тавыш бирү тәртибе сайлаучыга уңайлы булсын өчен кертелә, – ди Андрей Кондратьев.

Халык арасында уздырылган сораштыру да бу карарның дөрес булуын күрсәткән. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан уздырылган соңгы тикшеренү барышында респондентларның 74 проценты – сайлауның өч көн узуын хуплавын, 15 проценты моңа тискәре каравын белдергән.

Ил Президентын сайлау көннәрендә Татарстанда 2727 сайлау участогы, 21 меңнән артык участок сайлау комиссия хезмәткәре, Үзәк сайлау комиссиясеннән 14 вәкил эшләячәк. 45 вакытлыча сайлау участогы да булачак. Алар хастаханә, ял йортларында, тикшерү изоляторларында, «Казан» халыкара аэропорты һәм «Казан-1» тимер юл вокзалы бинасында эшләячәк.

 


Фикер өстәү