Татарстанда яшәүчеләр бүген ил күләмендә башланган Россия Президентын сайлауда актив катнаша. Бу хакта башкаладагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
— 15 март көнне иртәнге сәгать сигездә республика күләмендә 2800гә якын сайлау участогы ачылды. Бүген Иҗтимагый күзәтү үзәгенә кереп карап чыктым, Татарстанда яшәүчеләр Россия Президентын сайлауда актив катнаша, кәефләре шәп, — диде Андрей Кондратьев.
Республикада Президент сайлавына зур әзерлек эше үткәрелде, дип ассызыклады ул.
— Сайлау участокларында 22 меңгә якын кеше эшли. Татарстанда әлеге сәяси чара оешкан төстә узачак дип ышанам, — диде Андрей Кондратьев.
Билгеле булганча, бүген Россиядә Президент сайлавы башланды. Ул 15,16 һәм 17 мартта узачак. Татарстанда өч көндә дә сайлаучылар арасында Лада-Веста автомобиле уйнатылачак. Сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.