Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитария-экология икеайлыгы уздырылачак

Татарстанда язгы чистарыну көннәре билгеле. 1 апрельдән 31 майга кадәр  санитария-экология икеайлыгы уздыру турында боерыкны Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган.

Документка караганда, муниципалитетларның башкарма комитетлары 22 мартка кадәр территорияләрне чистарту планнарын эшләп расларга тиеш. Чистарту-җыештыру эшләрен җайга салу өчен оператив штаблар булдырылачак.

Икеайлыкта республиканың барлык авыл-шәһәрләре экология, санитария-эпидемиология таләпләренә туры килердәй дәрәҗәдә чистартылырга тиеш.


Фикер өстәү