Ләйлә Фазлыева: «Татарстанда яшәүчеләр Президент сайлавына гаиләләре белән килә»

Татарстанда яшәүчеләр Президент сайлавына гаиләләре белән килә. Бу хакта башкаладагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

— Республика халкы «Бөтен гаилә белән сайлауга» акциясендә бик теләп катнаша. Моның дәлиле буларак, тавыш бирүчеләр арасында көн саен уйнатылачак берәр автомобиль бәйгесенә гаилә белән сайлау участогында төшкән фотолар иртәдән үк килә башлады. Бу — бик күркәм, — диде Ләйлә Фазлыева.
Билгеле булганча, Татарстанда сайлауда катнашкан гаиләләрнең Lada Vesta машинасын оту мөмкинлеге бар. 15, 16, 17 мартта барлыгы өч машина уйнатылачак. Машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

— Машина ачкычларын 17 март көнне «ТНВ» каналында узачак туры эфирда тапшырачаклар, — диде вице-премьер.

Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

 


Фикер өстәү