Татарстан гаиләләренең Lada Vesta машинасы оту мөмкинлеге бар

Иртәгәдән Россия Президентын сайлау башлана. Ул өч көн дәвам итәчәк. Татарстанда саулауда катнашкан гаиләләрнең Lada Vesta машинасын оту мөмкинлеге бар.

15, 16, 17 мартта барлыгы 3 машина уйнатылачак. Машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Фотоконкурста катнашу шартлары:

1. 15-17 март көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сайлауга барган җирдән гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзек (ул тавыш биргәннән соң алырга мөмкин) күренергә тиеш.
2. Аннан әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram* битендә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк.
3. Фотоконкурста республикада теркәлгән (пропискасы булган) кешеләр генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.

15 һәм 16 мартта җиңүче исеме «ВКонтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә «туры эфир» вакытында билгеле булачак. Өченче машинаны 17 мартта 20:10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалындагы «туры эфир»да уйнатачаклар.

Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин.

*Россиядә экстремист дип табылган һәм тыелган оешма


Фикер өстәү