Акча да булышмый: демографик катастрофадан ничек котылырга?

Президентның соңгы Юлламасында төбәк җитәкчеләренә 12 төп бурыч куелды. Шуларның берсе – туу күрсәткечләрен яхшырту һәм гомер озынлыгын арттыру. Башка бурычлар янәшәсендә монысы аерым тора, чөнки, әйтик, газлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү, урта һәм кече бизнесны үстерү кебек максатлар аңлаешлы, чиновниклар боларга инвестицияләр табу, кредитлар юнәлтү кебек рычаглар ярдәмендә турыдан-туры катнаша ала. Ә менә демография күрсәткечләрен ничек яхшыртырга?

Хәер, бездә монысы да акчага бәйле дип уйлыйлар: ана капиталын үстерсәң, социаль пособиеләрне арттырсаң, торак проблемасын хәл итсәң, балалар итәктән коелып кына торачак, дип фикер йөртәләр. Юк, автор каршы килми боларның берсенә дә, килешә: матди як гаилә корганда һәм балалар үстергәндә мөһим. Әмма статистика күрсәтә: демографик катастрофа икътисадый яктан алга киткән илләрдә күзәтелә. Үзбәкстанда, мәсәлән, демографик шартлау бара. Урта Азия республикаларында, гомумән, халык саны даими артуда, ә Үзбәкстан – лидер. Әле кичә генә укыдым: үзбәкләр бала өчен социаль пособиеләрне киметәләр, кайберләрен бөтенләй бетерәләр. Сәбәбе: балалар күбрәк туган саен, акча күбрәк кирәк, казнада кайдан акча җиткерәсең?

Ләкин уйларга кирәк: пособиеләрне киметү демографик шартлауны туктатмастыр, мөгаен. Пособиеләрне арттыру да бик әллә ни булышмый. Соңгы фикерне саннар белән дәлиллик. Башта туу коэффициенты дигән күрсәткечне алыйк һәм аның янәшәсенә җан башына туры килгән эчке тулай продуктны куйыйк. Үзбәкстанда туу коэффициенты бер хатынга – 2,90 бала, җан башына эчке тулай продукт (ЭТП) – 1983,06 доллар. Согуд Гарәбстанында туу коэффициенты – 2,46, җан башына ЭТП – 23185,87 доллар. Россиядә туу коэффициенты – 1,50, җан башына ЭТП – 12194 доллар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә туу коэффициенты – 1,46, җан башына ЭТП – 44315,55 доллар. Мәгълүматларның беренчесе – 2020 елгы, ЭТП 2021 елга карый. Нәтиҗәләр ясыйк: иң фәкыйрь ил – Үзбәкстанда туу коэффициенты иң югарысы, иң бай ил – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә – иң түбәне. Бәлки, әмирлекләрдә бала табу матди яктан зыянлыдыр? Киресенчә, сабыйларның бу дөньяга килүен иң нык стимуллаштыручы илләрнең берсе шул инде. Яшьләр өйләнешер алдыннан Никах фондыннан һәрберсенә 20 мең доллар процентсыз кредит алалар. Бала туу белән кредит автомат рәвештә түләнгән дип санала. Бала туган өчен әти-әнигә 50 меңнән 200 мең долларга кадәр акча бирелә, кирәк булганда йорт та. Шуларга карамастан, илдә туу коэффициенты Россиядәгедән дә түбән.

Ил бай булган саен, балалар азрак туа, дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Согуд Гарәбстанында да әниләрне һәм баларны социаль яклау системасы яхшы ук, халкы да фәкыйрьлектән интекми, ләкин туу коэффициенты янәшәдәге Берләшкән Гарәп Әмилекләрендәгедән ике тапкырга якын диярлек югары. Димәк, үрчү проблемасы ул байлык-фәкыйрьлек проблемасы белән кисешми.

Мәсьәлә күпкә катлаулырак. Гаиләне матди яктан тәэмин итү буенча идеяләр соңгы вакытларда коелып кына тора. Россия бюджетында керемнәр өлеше гарәпләрнеке кебек үк кабармаган, шуңа күрә акчаны казнадан түгел, башка чыганаклардан эзләргә туры килә. Соңгы көннәрдә аеруча кызып иткән идея – баласызлык өчен салым түләтү. Гомеремнең СССРдагы өлешендә ул салымны берничә ел түләдем. 14 процент керем салымы, 6 процент баласызлык өчен ясак, профсоюз взносы һәм комсомол взносларын да кушкач, хезмәт хакымның 22 процентын тотып калалар иде. Салымнан качам дип кенә берәү дә өйләнергә дә, бала табарга да ашыкмый иде, әлбәттә. Табигый рәвештә хәл ителә иде барысы да. Хәзерге Россиядә андый салым кертү – СССРдагыдан мөшкелрәк эш. Рус нәрсә ди әле: «На каждого хитреца найдётся другой хитрец», – ди. Салым йөген арттырдыңмы, кешеләр күләгәгә күчәчәк. Болай да акчаны конвертта алучы күпме кеше барлыгын белеп бетермибез, сан артачак. Нәтиҗәдә бюджет оттырачак, балалы гаиләргә ярдәм итәрлек акча да бик әллә ни күп җыелмас.

Бала табып үстерүне стимуллаштыру өчен тагын бер кызык идея: балаларның хезмәт хакыннан тотып калына торган пенсия взносының яртысын әти-әниләргә пенсия итеп түләргә. Әйтик, улың эшли башлауга, сиңа инде күпмедер пенсия дә тия. Биш улың булып бишесе дә салым түли башласа, пенсия акчасы коела гына. Идеянең рациональ орлыгы бар төсле: картлыгың муллыкта үтсен дисәң, күп бала үстерәсең һәм аларны яхшы хезмәт хакы алып эшләрлек итеп тәрбиялисең. Бу фикернең дә бик күп йомшак яклары бар, ләкин без аларны тикшереп тормыйбыз. Без башта ук әйттек: бала туу матди якка бик әллә ни бәйле түгел. Фикерне саннар белән дәлилләдек тә.

Җәмгыять либеральрәк булган саен анда балалар азрак туа. Менә карагыз: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гарәп илләре арасында иң либерале, аны Көнбатыш дәүләтләреннән аерып алып та булмый кебек. Шуңа күрә әмирләр бала өчен күпме генә акча түләмәсен, анда туу коэффициенты Россиядәгедән дә түбән. Либеральлек соңгы вакытта хәтта Согуд Гарәбстанына да үтеп керә. Беренче тапкыр Согуд Гарәбстаныннан ярымшәрә хатын-кыз, мәсәлән, быел матурлык конкурсында катнашты. Нәтиҗәсен карагыз: 2000 елда илдә туу коэффициенты бер хатынга – 4,12. 2020 елда – 2,46. Либеральлекнең антонимы тоталитарлык дип аңламавыгызны үтенәм. Тоталитар җәмгыятьләр дә либераль була ала.

Либераль җәмгыятьләрдә хатыннар бала табарга теләми генә түгел, таба алмыйлар да. Бердән, тәртипсез җенси тормыш нәтиҗәсендә репродуктив функция юкка чыга: булачак әти-әниләр чирли. Икенчедән, ире дә, хатыны да сау-сәламәт булган гаиләләрдә дә, теләсәләр дә, бала тумый. Бу хакта мин моннан 17 ел элек «Либераль җәмгыять – төрмәме?» дигән язма биргән идем. Зоопаркта күпчелек хайваннар үрчеми бит әле, либераль җәмгыятьләрдә дә шундый эффект туа.

 


Фикер өстәү