Бүген Татарстанда Lada Vesta машинасының беренче иясе ачыкланачак

Бүген Россиядә өч көнлек тавыш бирү кампаниясе башланды. Татарстанда исә Президент сайлавында катнашкан гаиләләрнең Lada Vesta машинасын оту мөмкинлеге бар.

15, 16, 17 мартта барлыгы 3 машина уйнатылачак. Машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Фотоконкурста катнашу шартлары:

1. 15-17 март көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сайлауга барган җирдән гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзек (ул тавыш биргәннән соң алырга мөмкин) күренергә тиеш.
2. Аннан әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram* битендә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк.
3. Бер катнашучыдан бер генә фото кабул ителә.
4. Фотоконкурста республикада теркәлгән (пропискасы булган) кешеләр генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.

Бүген һәм иртәгә җиңүче исеме «ВКонтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә «туры эфир» вакытында билгеле булачак. Өченче машинаны 17 мартта 20:10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалындагы «туры эфир»да уйнатачаклар.

Тулырак мәгълүмат белән сылтама https://family-tatarstan.ru/elections/?ysclid=ltmsst9w4k946610150 аша танышырга мөмкин.

*Россиядә экстремист дип табылган һәм тыелган оешма


Фикер өстәү