Рөстәм Миңнеханов: «Төп байлыгыбыз – милләтара, динара тынычлык һәм татулык»

Безнең төп байлыгыбыз – милләтара, динара тынычлык һәм татулык. Татарстан Республикасы каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет белән Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын уздыру  буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Чарада узып баручы елга нәтиҗә ясап, киләсе елга бурычлар куелды.

– Республикада яшәүче һәр милләт вәкилен кайгырту – безнең бердәмлекнең нигезе. Кеше хокукларын саклауга, туган телләрне, мәдәниятләр һәм традицияләрне үстерүгә аеруча игътибар бирелә, – дип башлады сүзен  Рөстәм Миңнеханов.

Рәис белдергәнчә, халыкның рухи ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен барлык шартлар да тудырылган, төрле программалар тормышка ашырыла. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстан халкының 80 проценттан артыгы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. «Шул ук вакытта Көнбатыш махсус хезмәтләренең безнең арада низаг булдыруның туктаусыз омтылышларын да күрәбез. Лидерыбыз Владимир Путин бу уңайдан, динара һәм милләтара аерманың җәмгыятьне какшатырга юл куймаячагын әйтте», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис 2025 елга дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча зур эш башлануын әйтте. Татарстанның актив катнашырга тиешлеген дә ассызыклады. Монда фәнни бергәлек, Татарстан халыклары ассамблеясы, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, Диния нәзарәтенең тәкъдимнәре кирәк. Рәис чыгышында милләтара мөнәсәбәтләргә, Татарстанда яшәүчеләрнең  этномәдәни һәм рухи үсешенә ярдәм итүгә бәйле тәҗрибәләрне  мәгълүмати яктырту мөһимлегенә дә басым ясады.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исә милли сәясәтне яктыртуга бәйле эшчәнлек  белән таныштырды.

– Безнең эш мәгълүмати янауларны фаразлау, ачыклау һәм бәяләү, фактларны һәм вакыйгаларны дөрес бәян итүгә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне бигрәк тә яшьләр арасында ныгытуга юнәлдерелгән,  – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Мәдәният министрлыгы күпмилләтле халыкның бердәмлеге, милләтара татулыкка бәйле чарада катнашучыларны да санаган. Ирада Әюпова әйтүенчә, анда быел 185 меңнән артык кеше катнашкан. Бу узган елга караганда 35 процентка күбрәк. Милли бәйрәмнәрдә катнашучылар саны  исә 1,5 мәртәбә арткан. Сүз уңаеннан, Казан дәүләт мәдәният институты Сабантуй үткәрү буенча режиссерлар өчен курслар оештырган. Әлеге курсларда республика районнарыннан җитмештән артык белгеч катнашкан.

– Милли бәйрәмнәр җанга рухи азык бирә. Алар аша без бер-беребезне яхшырак аңлый башлыйбыз. Шулай итеп, милләтара дуслык ныгый һәм илебездә  бердәмлек хисе чыныга, – диде Ирада Әюпова.

Министр әйтүенчә, мәдәнияттә эшнең нәтиҗәсен икенче көнгә үк күреп булмый. Моны бары вакыт узгач кына күрергә мөмкин. Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елының төп асылы – үзебезнең тамырларыбызны тану. Кем без? Каян килдек? Безнең тарихибыз нинди? Нинди  гореф-гадәтләребез бар – һәр кеше шуны аңласа иде. Шуңа күрә үзаңны формалаштыруга багышланган проектлар да булдырылган.

– Хәзер инде милли бизәкләр белән баетылган, элеккеге технологияләр кулланып эшләнгән аяк киемнәре, мендәр, намазлык, хәтта көнкүреш җиһазлары барлыкка килде. Бабаларыбыздан килгән һөнәрчелекне заманча тормышка җайлаштырып, саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру даими  алып барыла торган эш булса да, быел мөһим нәтиҗәләргә килдек. Шулар арасында – Рәисебез тарафыннан һөнәрчелек үзәген булдыру турындагы карар, – диде Ирада Әюпова.

Балалар мәдәнияте темасы да читтә калмады. Министр  бу мәсьәләдә кайбер районнарны активрак булырга чакырды. 2013 елдан бирле уздырылучы «Моңлы тамчы» балалар фольклор коллективы фестивалендә катнашучы төркемнәрнең ике мәртәбә  артуы күңелле анысы.  Ә менә Апас, Азнакай, Актаныш, Ютазы районнарыннан шушы еллар эчендә бер гариза да кермәгән.

Арча районында 33 төрле милләт вәкиле яши. Район башлыгы Илшат Нуриев та районда башкарылган эшләр турында сөйләп кенә калмыйча, тәкъдимен дә җиткерде.

– Күп еллардан бирле җыелган кыйммәтләрне кыска вакыт эчендә генә торгызып бетереп булмый. Ләкин эш нәтиҗәсе алга таба күренер. Бүген утырткан орлыклар шытып чыгып, үсенте бирерләр. Халыкның милли мәдәнияткә, сәнгатькә  ихтыяҗын уяту – беренче өлеш булса, икенчесе – бу ихтыяҗны канәгатьләндерү максатыннан тудырылган продуктлар фәнни яктан дәлилләнгән булырга тиеш. Татар калфагы икән, татар милли бизәге, татарларга хас булган төсләр белән бизәлергә тиеш. Русларның Май чабу йоласы икән, аны үзебезгә яраклаштырып түгел, ә нәкъ  борынгыча, русларча итеп, киләчәк буынга тапшырырга кирәк дип саныйм. Бу очракта милли  сәнгатьне, милли мәдәниятне тирәнтен өйрәнгән белгечләрнең ярдәме бик урынлы булыр иде.  Әлеге мәсьәләне республика күләмендә аерым өйрәнүне тәкъдим итәм, – диде Илшат Нуриев.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү