Бәйрәм булмасын бәлаң: ялларга алданып, уяулыкны югалтмаска кушалар

Бәйрәм яме китмәсен, яхшы кәеф төшмәсен өчен, нишләргә? Уяулыкны югалтмаска, билгеле. Барыбыз да белгән, шулай да, ялларга алданып, онытырга мөмкин кагыйдәләр турында искә төшерделәр.

Иминлек сагында

Бәйрәмнең асыл ямен ул-бу хәлләр ала. Аеруча янгын очраклары арта. Статистика да шуны сөйли: Яңа ел ялында янгыннар саны уртача – 20, ә үлем очраклары 50 процентка арта.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Максим Трущин әйтүенчә, быел республикада 4821 янгын очрагы теркәлгән. Былтыр 4913 иде. Әмма, очраклар кимесә дә, ут теле аркасында гомерләре өзелгәннәр саны арткан. 11 процентка!

– Янгыннарда 134 кеше үлде, 199 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрде, – диде Максим Трущин.

Янгынга китергән сәбәпләр нинди соң? Иң элек – ут белән саксыз эш итү. Яңа ел яллары вакытында булган янгыннарның (2022–2023 еллар) гомуми санының 40 проценты шуңа туры килә. Аннан кала электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу (27 процент), җылыту мичләренең һәм төтен чыгару урыннарының дөрес итеп урнаштырылмавы яисә төзексезлеге (24 процент). Хәмер хөкеменә бирелүчеләр дә – янгын сәбәпчеләре. Шундый 12 янгын очрагы булган, ялкын 5 кешенең гомерен өзгән.

Максим Трущин хәбәр иткәнчә, 29 декабрьдән алып киләсе елның 9 гыйнварына кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Тәүлек әйләнәсе 2200 кешенең кизү торуы, 1100 берәмлек техника җәлеп ителүе күздә тотыла.

Чисталык сагында

Ял иткәндә, күп йөрелер, билгеле. Җәяүлеләргә дә, «тимер ат»ын иярләгән кешеләргә дә рәхәт булсын өчен, юлларның чисталыгы кирәк. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, чисталык тәэмин ителәчәк, дип вәгъдә итте. Юлдагы тәртипне 1136 берәмлек техника тәэмин итәчәк, 100 мең тонна ком кушылмасы әзерләгәннәр (20–25 проценты кулланылган, ди инде).

Эш тә, куаныч та өстәп, шушы көннәрдә кары да мулдан ява. Көчле явым-төшемнәргә әзерме без?

– Шөкер, кар ява башлады. Көтеп алдык бу карны, ниһаять, елгаларыбыз су белән тулыр, – ди Фәрит Хәнифов. – Юллар чистартылып тора. Техникасы да җитәрлек. Әйтик, дүшәмбе яуган карны чистарту өчен 700–800 техника эшкә чыкты. Тозын да, комын да сибәбез. Кар яуганда түгел, билгеле, чөнки ул юлларда «ботка» гына ясый. Метеостанцияләр эшләп тора. Метеостанция ярдәмендә бернчә көн алдан һава торышына фараз алабыз.

 

Ярамый Мөһим
Махсуслашмаган урыннардан («танышлар», базар) пиротехника, фейерверклар сатып алырга. Пиротехника, фейерверкларны бары тик махсуслашкан кибетләрдән алырга.
Товар билгесе, сертификаты булмаган, упаковкасы бозылган, юешләнгән, киселгән әйберләр сатып алу. Пиротехникага бәйле документларны соратып алу.
Җитештерү вакытына игътибар итмәү. Инструкция, җитештерү вакытына игътибар итү.
Пиротехниканы кесәдә, автомобильдә, кояш нурлары тиз үтеп керә торган җирдә, саклау. Фейерверкларны коры урында, балалардан ерак урында саклау.

ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ ТАЛӘПЛӘРЕН

БОЗГАН ӨЧЕН ШТРАФ

Гражданнарга 10–20 мең сум
Вазыйфаи затларга 30–60 мең сум
Юридик затларга 400–800 мең сум
Юридик зат булмыйча эшмәкәрлек итүче затларга 60–80 мең сум

*Гадәттән тыш хәлләр була калса, 01 яки 101, 291-91-91 номерларына шалтыратырга.

 


Фикер өстәү