Торак йортта газ шартлауның сәбәбен әйткәннәр

Казанның Гудованцев урамында урнашкан йорт фатирында гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәбе газ приборыннан, тәгаенләп әйткәндә, газ плитәсеннән саксыз файдалануга бәйле булырга тиеш.

Мәскәү районы идарәче компаниясенең баш инженеры Павел Карунин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, Гудованцев урамындагы 31 нчы йорт фатирында газ шартлау сәбәпле, бүлмәнең “тарттырылган” түшәменә һәм тәрәзәсенә, үзәк җылыту системасының полипропилен “стоягына” зыян килгән. Шул ук вакытта берничә фатирда электр уты сүнгән.

“Тикшерү гамәлләреннән соң полипропилен торба торгызылачак. Кызганычка, түбәндә урнашкан берничә фатирны су баскан. Шуңа күрә, электр чыбыклары тулысынча кипкәнче, бу фатирлар электр утыннан өзеп куелган. Электр чыбыклары тулысынча кипкәннән соң аларда электр уты пәйда булачак”. – дип билгеләп үткән баш инженер.


Фикер өстәү